Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

«Россия мөселман халыкларының дини мирасы» дип исемләнгән чарада Россиянең әйдәп баручы белгечләре, иҗтимагый-сәяси һәм дин эшлеклеләре, югары дини һәм дөньяви уку йортлары студентлары һәм укытучылары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән делегатлар катнаша.

БӘЙЛЕ
2018 Янв 17. Фото:tatar-inform.tatar

11-13 февраль көннәрендә Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак. «Россия мөселман халыкларының дини мирасы» дип исемләнгән чарада Россиянең әйдәп баручы белгечләре, иҗтимагый-сәяси һәм дин эшлеклеләре, югары дини һәм дөньяви уку йортлары студентлары һәм укытучылары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән делегатлар катнаша дип хәбәр итә Болгар ислам академиясенең матбугат хезмәте.

Беренче Болгар укуларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Гуманитар фәннең актуаль бурычларыннан берсе буларак, дини эчтәлектәге язма мирас үрнәкләрен ачыклау, җыю, саклау, тикшерү һәм фәнни әйләнешкә кертү.

2. Заманча тенденцияләр, глобализация процессларының йогынтысын һәм үсешен исәпкә алып, Россия исламының җирле интеллектуаль традицияләрен Якын Көнчыгыш идеяләре һәм практикалары белән тыгыз чагыштырма аспектта өйрәнүдә методик нигезләр.

3. Ислам дини белем бирү оешмаларын укыту-методик әдәбият белән тәэмин итү өчен классик ислам текстлары үрнәкләрен реновацияләү һәм адаптацияләү проблемалары.

4. Заманча мәгълүмати технологияләрне исәпкә алып, Россия территориясе һәм аннан читтәге гарәп телендәге һәм гарәп графикасындагы кулъязма чыганакларны исәпкә алу һәм аларның каталогын төзүдә мәгълүмати тәэмин итү проблемалары.

5. Россия мөселман халыклары дини мирасының дөнья мөселман өммәтенең фәнни һәм иҗтимагый тормышына йогынтысы.

Халыкара Болгар укулары барган вакытта «Болгар ислам академиясе фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре һәм перспективалары» дигән фәнни-гамәли семинар узачак.

Чара кысаларында Болгар музей-тыюлыгы территориясендәге истәлекле урыннар белән танышуны үз эченә алган мәдәни программа планлаштырыла.

Яшәү һәм туклану чыгымнарын конференцияне оештыручылар үз өстенә ала. Юл чыгымнарын түләү мәсьәләсе шәхси тәртиптә карала.

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе