Без фондның игелекле эшләрен конкрет саннарда күрсәтүне кирәк таптык. Шулай итеп, ун елдан артык барган эшчәнлек дәверендә игелекле эшләргә 221 млн сум акча җибәрелгән. Шуның 41 млн. сумы кешеләр ярдәм сорап килгәч бирелгән. 180 млн. сумы мәчетләргә һәм башка оешмаларга бүленгән.
14 500 инвалид ярдәм алган яки тернәкләнү курслары узган. Шулай ук инвалидлар өчен 6 тернәкләндерү үзәге шефлыкка алынган, 45 күрмәүче хаҗга җибәрелгән, күрмәүчеләр өчен Брайль әлифбасында 1000 исемдәге китап һәм 2000 исемдәге аудиокитап чыгарылган.
197 000 кеше ашатылган яки корбан ите бирелгән. Шуларның 135 меңе Рамазанда ифтарда булган, 62 мең кешегә Корбан бәйрәмнәрендә корбан ите өләшенгән, 100 тонна гошер (бәрәңге һәм башка азык-төлек) җыелган һәм мохтаҗларга бирелгән.
4600 кеше Ислам нигезләрен өйрәнгән. Шулай ук 750 кеше Коръән ятлаган, 8 Коръән-хафиз әзерләнгән. 1080 бала җәйге мөселман лагерьларында булган. 56 “түгәрәк өстәл” утырышлары, семинарлар һәм конференцияләр оештырылган.
3000 кеше фондтан даими рәвештә ярдәм ала. 2000 кешегә азык-төлек һәм кием-салым белән даими ярдәм күрсәтелә. Күпбалалы тулы булмаган 18 гаиләгә (4-8 балалы) торак алынган, наркотиклар һәм исерткечләр кулланган 120 кеше тенәкләндерү курслары узган, иректән мәхрүм ителгән 600 кеше даими рәвештә азык-төлек белән тәэмин ителә һәм имамнар белән очрашулар оештырыла.
Балачак һәм һәм өлкәннәр белән бәйле 4 проект тормышка ашырыла. Тәрбиягә бала алырга теләүче 150 кеше курслар узды. Җиде балалар йорты һәм 4 картлар йорты шефлыкка алынды. Азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнә торган малайлар өчен пансионат төзелә. “Гаилә учагы” балалар йорты төзелде.
Фонд эшчәнлеге турында тулырак язма.Римма Гатина.