Бүген "Ярдәм" мәчетенә Корбан гаетенә 2 меңнән артык кеше җыелды (ФОТО, ВИДЕО)

Иртәнге сәгать дүрттә мәчет һәм Күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге шәкертләре (алар арасында күрмәүчеләр дә бар иде) Коръән укырга тотынды. Сәгать биштә мәчетнең намаз залы,коридорлары һәм икенче каты намаз укучылар белән тулган иде. Мәчеткә сыймаган мөселманнар намазны ишегалдында укыды.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 12. Фото:yardem.ru

Бәйрәм вәгазе Корбан бәйрәменә һәм якыныңа ярдәм итүгә багышланган иде. "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренә караганда, Корбан бәйрәме төрле милләт һәм төрле диндәге кешеләрне якынайта, игелек кылырга һәм юмартлыкка чакыра.

"Ярдәм" мәчете гаеткә күрмәүчеләрне дә, коляскага утырып йөрүчеләрне дә, балалар церебраль параличлыларны да, аутистларны да җыйган иде. Алар барысы да Корбан гаетенә бер көн кала килеп җитте. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең шатлыгы бәйрәмне бизи. Алар өчен "Ярдәм" фонды, алдагы бәйрәмнәрдәге кебек, ит таратылачак", - диде Илдар хәзрәт.

Мәчет кунаклары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, "Синтез-Акадесия" вотерпол командасы тренеры Ирек Зиннуров, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы киңәшчесе Рафаэль Дәүлиев, Хәйриячеләр берлеге директоры Хәбибрахман Миңнуллин һәм башкалар бар иде.

Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар Левченко бистәсенә корбан чалыр өчен китте. "Сөләйман" мәчете янындагы махсус урында 600дән артык сарык чалына. Корбан бәйрәмне 3 көн дәвамында бәйрәм итәчәкләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе