
«Әбү Нур» университетында булган вакытта, безнең күренекле дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани турында сүз кузгалгач, Дәмәшк мөфтие һәм "Әл-Фәтх" университеты ректоры Әбдүлфәттах әл-Бизм аның Усуль әл-фкх буенча китабын алып кунакларга күрсәткән.
"Сүриядә безнең галимнәрне, аларның хезмәтләрен яхшы беләләр. Безнең уртак әйберләр күп. Хезмәттәшлегебез ике якка да файдалы һәм уңышлы булсын", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Сәфәр вакытында Болгар ислам академиясендә белем бирү өчен программа төзү мәсьәләсе турында да сүз булган. Фикер алышу нәтиҗәсендә, Камил хәзрәткә "Әл-Фәтх" университетындагы факультетларының уку-укыту программалары, дәреслекләр исемлеге тапшырылган. Хәнәфи мәзһәбе юнәлешендәге әлеге уку йорты 90 еллап белем бирә, 200 мөгаллим төрле фәннәрне алып бара.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.