Демократия партиясе әгъзасы, үз вакытында Сомалидан һәм Кениядән качып киткән Илхан Гомәр, төбәк сайлауларында җиңеп чыгып, Миннесот штатының закон чыгару органына узды дип хәбәр итә Al Arabiya.
АКШта яшәүче бик күп мөселманнар һәм иммигрантлар өчен 34 яшьлек өч бала анасының сайлауда җиңүе зур вакыйга булды.
Мәслимә-сәясәтче штатның закон чыгару җыенында дин кардәшләре һәм Миннесотның күпмилләтле халкы хокукларын якларга җыена.