Тискәре тенденцияләргә каршы тору өчен, мөселманнарның берләшүе һәм бердәм карашлар булдыру кирәк - Татарстан Президенты

"Бу эштә Болгар ислам академиясе дә мөһим роль уйнарга тиеш. Моңа бәйле рәвештә академия каршында Бөтенроссия мөселман галимнәре берлеген булдыру көтелә. Берлек кысаларында көнүзәк дини тәгълимат мәсьәләләрен хәл итүгә бердәм алымнар эшләнәчәк", - дип саный ТР Президенты.

БӘЙЛЕ
2017 Май 22. Фото:dumrt.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында катнашканда мөселман дин әһелләре белән очрашты. Дини мәгариф системасына кагылышлы мөһим сөйләшү Болгар ислам академиясенең китап уку залында барды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасары Рәфыйк Мөхәмәтшин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин һәм башка төбәк нәзарәт җитәкчеләре катнашты.

ТР Президенты чыгышында билгеләп үтелгәнчә, әлеге очрашу тарихи әһәмияткә ия.

"Болгар мөселман мәдәнияте һәм фәне үзәкләренең берсе булган. Аның бөеклеген тергезү шаһитлары була алуыбыз шатландыра. Былтыр Болгар ислам академиясе нигезенә истәлекле таш салу тантанасы булды, ә бүген без биредә беренче зур чара уздырабыз - ул безнең ел саен уза торган очрашуыбыз, - диде ТР Президенты Р.Миңнеханов. - Академияне быел сентябрь аенда ачу планлаштырыла. Аңарчы тирәлекне матурлау, профессор-мөгаллимнәр составын билгеләү, студентларны кабул итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Бу бик мөһим эш һәм, без моны ахырына кадәр җиткерә алырбыз дип ышанам".

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектка керткән гаять зур өлеше өчен ҖР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. "Бөтен хәйриячеләргә, архитекторлар һәм төзүчеләргә рәхмәт. Комплекс җыйнак һәм бик күп эш башкарырлык килеп чыккан", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан мөселман оешмалары белән актив эш алып бара. 2010 елда татар мөселман берлекләре лидерлары катнашында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. "2014 елда бишенче форум кысаларында анда катнашучылар "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясен кабул иттеләр, ул безнең дини тәгълимат традицияләре нигезендә берләшүгә әһәмиятле адым булды", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясына җитди чакырулар ташлануына игътибарны юнәлтте. Бу экстремистик оешмалар эшчәнлегегендә чагыла. Алар сәяси максатларда ислам артына яшеренә. "Тискәре тенденцияләргә каршы тору өчен, мөселманнарның берләшүе һәм бердәм карашлар булдыру кирәк. Бу эштә Болгар ислам академиясе дә мөһим роль уйнарга тиеш. Моңа бәйле рәвештә академия каршында Бөтенроссия мөселман галимнәре берлеген булдыру көтелә. Берлек кысаларында көнүзәк дини тәгълимат мәсьәләләрен хәл итүгә бердәм алымнар эшләнәчәк", - дип саный ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, академия - федераль проект, аны Россия Президенты Владимир Путин хуплады.

Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләп үткәнчә, академия ачылгач, зур күләмдә эш башкарырга кирәк булачак. Аерым алганда, белем бирү өлкәсендә. "Бүген белем бирү процессын кору эше алып барыла. Төрле тәкъдимнәр яңгырый, аларны бөртекләп җыярга һәм җентекләп карарга кирәк. Ислам дөньясындагы заманча шартларны һәм процессларны исәпкә алырга кирәк", - диде ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте материалларыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе