
Намаз бүлмәсендә Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгат хәзрәт Гайфуллин, Биектау районы мәчетләре һәм хастаханәнең баш табибы Рамил Зыятдинов булып, намаз укып чыккан.
Намаз бүлмәсе хастаханәдә ятучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына иркенләп намаз укырга, тынычлык табарга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итәләр Биектау районы мөхтәсибәтеннән.
Билгеле булганча, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасында бу өлкәдә килешү төзелде.
Римма Гатина.