Даими рәвештә намаз уку арканың аскы өлешендәге авыртуларны киметергә мөмкинлек бирә – АКШ галимнәре

Бу хакта Нью-Йорк штатының Бингемтондагы университеты тикшеренүче галимнәре хәбәр итте.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 13. Фото:islam.ru

“Әлеге хәрәкәтләрне билдәге авыртуларны дәвалау өчен физиотерапия буларак карарга мөмкин”, - ди профессор, система һәм сәнәгать инженериясе кафедрасы мөдире Мөхәммәд Хасавнех. Ул – намаз вакытында хәрәкәтләрне тикшерүгә багышланган фәнни статья авторы. Аның бу хезмәте “Халыкара сәнәгать һәм система инженериясе журналы”ның соңгы чыгарылышында басылган.

“Тикшеренүләр намаз белән физик яктан сәламәт тормыш рәвеше алып бару арасында турыдан-туры элемтә барлыгын күрсәтә. Намаз стресс һәм киеренкелекне киметергә сәләтле. Моннан тыш намаз белән бәйле хәрәкәтләр функциональ скелет-мускул авыруларын дәвалауда нәтиҗәле дип санала ала”, - дигән автор.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе