
Әлеге бәйгедә катнашырга 10-17 яшьлекләр чакырыла. Бер автордан бер рәсем кабул ителә. Коллектив эшләр кабул ителми. Рәсемгә җан ияләре ясалмаган һәм Коръән сүзләре язылмаган булуы шарт.
Бәйге татар халык сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерүгә, балаларда һәм яшүсмерләрдә үз халкы мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләүгә юнәлтелгән. Максат - заманча декоратив-гамәли сәнгатьтә халыкның гореф-гадәтләрен популярлаштыру.
Бәйге нәтиҗәләре һәм җиңүчеләрнең рәсемнәре bugulma.muhtasibat.tatar сайтында урнаштырыла. Һәр номинациядәге иң яхшы эшләр күргәзмәгә кую өчен сайлап алына һәм акция каталогында бастырыла.
Бәйгегә эшләр 25 мартка кадәр кабул ителә.