
Шифаханәнең баш табибы Зөфәр Мисбах улы Насретдинов бу уңайдан: “Хастаханәбез шәһәр һәм якын-тирә районнардагы кешеләргә хезмәт күрсәтә. Даими рәвештә 600 дән артык кеше 13 юнәлеш буенча дәвалана. Әлбәттә, авыруларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү дә бик мөһим. Чөнки рухы нык кеше тән авыруларын җиңелрәк кичерә, авыруны тизрәк җиңә. Гыйбадәт бүлмәсенә дин тотучы үз хезмәткәрләребез дә йөрер дип уйлыйм. Табиблар арасында да намаз укучылар бар”, - диде.
Булачак намаз бүлмәсе белән танышкач, хәзрәтләр башкарылган эштән бик канәгать калды. Намаз бүлмәсе 1 нче неврология бүлекчәсенең икенче катында җиһазлана. Аның идәненә келәм җәелгән, стенага намаз укырга өйрәткән плакатлар эленгән, дини әдәбият булдырылган. Янәшәдә генә - тәһарәтханә. Ә христианнар өчен гыйбадәт бүлмәсе 2 нче неврология бүлегендә әзерләнә.
Әлфәс хәзрәт баш табибка, аның ярдәмчеләренә бу юнәлештә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Авыруларга палатада намаз уку кыенрак. Чөнки кемгәдер уңайсызлык тудырырмын дип читенсенәсең, намазның бар шартларын үтәп булмый. Ә аерым бүлмәдә булу җанга тынычлык бирә. Коръән уку мөмкинчелеге дә булачак. Гыйбадәт бүлмәсе авыруларга өстәмә бер таяныч", - диде ул. Әлфәс хәзрәтнең фикерен Фоат хәзрәт тә хуплады. Ул элегрәк күп тапкырлар бу шифаханәдә дәваланган икән. Фоат хәзрәт шифаханә җитәкчелегенең авыруларга һәрвакыт игътибарлы булганлыгын әйтте һәм 5 нче шифаханә башлангычына шәһәрнең башка шифаханәләре дә кушылыр дигән ышанычын белдерде.