
Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы мөселман дөньясында Изге Коръәннең беренче белешмәлек-конкордансы булып тора. Әлеге кулъязманы табуны бүгенге заманның чын мәгънәсендә фәнни ачышы дип санарга була.
Бу китап – татар галименең дүртъеллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе. Ул аны 1886 елда төгәлләгән. “Бу иҗтиһадымның иң биек ноктасы” – Каюм Насыйри үзе бу хезмәтен фәндәге иң зур тырышлыгы җимеше дип бәяләгән. Басма 2 томда тәкъдим ителә: беренчесе – “Каләм Шәриф” – конкорданс төзегәндә Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.