Район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, һәркем белән аралашып, нәсыйхәтләрен җиткерде, бәйрәм белән котлады. Вәгазьдән соң бәйрәмдә катнашучылар бергәләп дога кылды.
Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикле булган, авыр тормыш сынауларына тарыганнарга менә шундый җылы мөнәсәбәт һәм матур бер хөрмәт күрсәтелде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.