Сабыйлар һәм өлкәннәр: Кукмарада Коръән укучылар бәйгесендә 200 кеше катнашты (ҖИҢҮЧЕЛӘР)

Кукмара бистәсендә районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. 20 елдан артык тарихы булган шушы чара ел саен бик күп кеше катнашында уза. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Кукмарада оештырыла торган бәйгенең үзенчәлеге – яшькә карамыйча, һәр теләгән кешенең катнашырга мөмкинлеге булуда: бу ярышта олысы да, кечесе дә, 2-3 яшьлек кечкенә сабыйлар да, 75-80 яшьлек әби-бабайлар да, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да, Коръән аятьләрен күп белүче дә, аз белүче дә – һәммәсе дә катнаша ала.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 29. Фото:al-isnad.kz

Быелгы конкурска килгәндә, ул чын бәйрәм төсендә үтте. Кукмара мәдрәсәсенең ике каты да шыгрым тулы иде: ярышка 82 кыз, 34 малай, 39 хатын-кыз һәм 43 ир-егет – барлыгы 198 кеше катнашырга дип килгән. Алардан тыш сабый балаларны алып килүче ата-аналар һәм тыңларга гына дип килгән кардәшләребез дә бар иде, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

Катнашучыларны яшьләре һәм ятланган сүрәләрнең саны буенча берничә төркемгә бүлделәр. 7 яшькә кадәрге балалар үзләре әзерләп килгән сүрәләрне сөйләделәр. Алар арасында 4 яшьлек балалар шактый иде. Ә “иң яшь” катнашучылар буларак шушы балаларны билгеләп үттеләр: Саматов Давыт (2 яшь, Вахит авылы), Насыйров Гомәр (3 яшь, Кукмара бистәсе), Ибраһимов Юныс (3 яшь, Олыяз авылы) һәм Тимергалиева Ләйлә (2 яшь, Камышлы авылы).

Мәктәп яшендәге балалар шундый төркемнәргә бүленделәр: 5 сүрә белүче 8-12 яшьтәге малайлар һәм кызлар, шул ук яшьтәге 10 сүрә белүче балалар; 13-17 яшьтәге яшүсмерләрне һәм 18 яшьтән башлап өлкәннәрне 5, 10, 20 һәм 30 сүрә белүчеләр төркемнәренә бүлеп тыңладылар. Катнашучыларның осталыгын мәдрәсә мөгаллимнәре бәяләде.

Бәйгенең иң матур өлешләрнең берсе җиңүчеләрне бүләкләү булгандыр. Төркемнәр күп булгач, бүләкләр дә мулдан өләшенде. Хәер, бу чарада катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде: сөйләргә дип кергән һәр балага тәм-томнар тулы пакет-күчтәнәчләр, олыларга исә дини китаплар бирелде.

Элекке елларда кебек, быелгы конкурста да иң өлкән катнашучылар билгеләнде. Ирләр арасында иң өлкәне булып Тарлау авылыннан килгән 83 яшьлек Кәшипов Нәҗип абый танылды. Иң өлкән яшьтәге хатын-кыз буларак Күкшелдән килгән 70 яшьлек Гыймадиева Сәүдәт апа билгеләп үтелде. Иң яшь һәм иң өлкән катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Призлы урыннар исә түбәндәгечә билгеләнде:

7 яшькә кадәр малайлар: 1 урын – Шәрипов Габделгалим (5 яшь, Зур Кукмара авылы); 2 урын – Шәехов Нурислам (6 яшь, Зур Кукмара) һәм Әлмиев Әхмәт (6 яшь, Кукмара); 3 урын – Габдрахманов Мөхәммәт (7 яшь, Арпаяз), Габдрахманов Сәид (5 яшь, Арпаяз) һәм Ибәтуллин Мәүлид (6 яшь, Зур Сәрдек).

8-12 яшьлек малайлар (5 сүрә белүчеләр): 1 урын – Касыймов Йосыф (11 яшь, Күкшел); 2 – Барыев Ислам (10 яшь, Чишмәбаш); 3 – Закиров Илнур (12 яшь, Пенәгәр).

8-12 яшьлек малайлар (10 сүрә белүчеләр): 1 урын – Шәрәфиев Ислам (10 яшь, Югары Казаклар); 2 – Ибраһимов Йосыф (9 яшь, Зур Сәрдек); 3 – Мөхәммәтхаҗиев Гадел (11 яшь, Туембаш).

13-17 яшьлек малайлар (5 сүрә белүчеләр): 1 урын – Муллагалиев Адел (13 яшь, Вахит); 2 – Халиуллин Илсаф (13 яшь, Күкшел); 3 – Тимербаев Илһам (14 яшь, Березняк).

13-17 яшьлек малайлар (10 сүрә белүчеләр): 1 урын – Фәйзрахманов Илсаф (13 яшь, Купка); 2 – Вафиев Илмир (13 яшь, Кукмара); 3 – Закиров Дилүс (13 яшь, Купка).

18 һәм югарырак яшьтәге ирләр (5 сүрә белүчеләр): 1 урын – Хакимҗанов Илшат (44 яшь, Чишмәбаш); 2 – Мөхәммәтҗанов Илфат (48 яшь, Кара Елга); 3 – Кәримов Илсур (70 яшь, Ятмас Дусай).

18 һәм югарырак яшьтәге ирләр (10 сүрә белүчеләр): 1 урын – Гарданов Рушан (43 яшь, Кукмара); 2 – Рәхимуллин Динар (29 яшь, Зур Кукмара); 3 – Фатыйхов Ринат (31 яшь, Березняк).

Ир-егетләр (20 сүрә белүчеләр): 1 урын – Җиһангәрәев Минневакыйф (68 яшь, Мәмәшир); 2 – Нәҗипов Ирек (50 яшь, Әсән-Елга) һәм Галимуллин Данил (30 яшь, Эзмә); 3 – Шәйхетдинов Зөлфәт (26 яшь, Кукмара), Садыйков Рамил (50 яшь, Күкшел) һәм Камалиев Марат (30 яшь, Кукмара).

Ир-егетләр (30 сүрә белүчеләр): 1 урын – Шәрипов Әхмәт (15 яшь, Зур Кукмара); 2 – Абдуллин Рөстәм (24 яшь, Олыяз); 3 – Шәрипов Габделгазиз (13 яшь, Зур Кукмара).

7 яшькә кадәр кызлар: 1 урын – Сәлахетдинова Газизә (5 яшь, Кукмара); 2 – Фәйзрахманова Хәлимә (7 яшь, Рудник) һәм Мөхәммәтгалиева Мәликә (6 яшь, Арпаяз); 3 – Закирова Дилбәр (7 яшь, Олыяз), Насыйрова Җәннәт (6 яшь, Кукмара) һәм Закирова Ясминә (5 яшь, Олыяз).

8-12 яшьлек кызлар (5 сүрә белүчеләр): 1 урын – Әхтәмова Регина (9 яшь, Чишмәбаш); 2 – Шакирова Рания (9 яшь, Чишмәбаш); 3 – Абдуллина Алия (11 яшь, Күкшел).

8-12 яшьлек кызлар (10 сүрә белүчеләр): 1 урын – Ногманова Исламия (9 яшь, Чишмәбаш); 2 – Минсабирова Җәннәт (8 яшь, Кукмара); 3 – Гыйльмуллина Зәрифә (11 яшь, Арпаяз).

13-17 яшьлек кызлар (5 сүрә белүчеләр): 1 урын – Бәдретдинова Айгөл (14 яшь, Аш-Буҗи); 2 – Гыйльфанова Гөлинә (13 яшь, Вахит); 3 – Галиуллина Айзилә (15 яшь, Вахит).

18 һәм өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар (5 сүрә белүчеләр): 1 урын – Дәүлиева Лилия (54 яшь, Әсән-Елга); 2 – Галиуллина Рәмзия (25 яшь, Кукмара); 3 – Бәдретдинова Гөлмира (38 яшь, Аш-Буҗи).

18 һәм өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар (10 сүрә белүчеләр): 1 урын – Җиһаншина Дамира (61 яшь, Чуллы); 2 – Закирова Кадрия (63 яшь, Олыяз); 3 – Газизова Рузилә (27 яшь, Кукмара).

Хатын-кызлар (20 сүрә белүчеләр): 1 урын – Әхмәтҗанова Миләүшә (50 яшь, Каенсар); 2 – Мөбаракшина Гөлфия (15 яшь, Кукмара) һәм Гыйбадуллина Ләйсән (42 яшь, Өркеш); 3 – Мөхәммәтгалиева Гөлниса (35 яшь, Арпаяз), Галиәхмәтова Нурия (58 яшь, Кукмара) һәм Мөбаракшина Фаягөл (42 яшь, Кукмара).

Хатын-кызлар (30 сүрә белүчеләр): 1 урын – Шәрипова Гөлфия (47 яшь, Зур Кукмара); 2 – Мөбаракшина Диләрә (18 яшь, Кукмара); 3 – Имамиева Зәлия (27 яшь, Кукмара).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе