Мәүлид ае дәвамында нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгечләре "Татарстан - яңа гасыр" каналында чыгучы "Манзара" тапшыруында Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ багышланган әңгәмәләрдә катнашалар. Бүген бүлек җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Пәйгамбәребезнең ﷺ балаларга биргән тәрбиясе турында сөйләде. Бу әңгәмәне иртәгә сәгать алты тулып егерме минутта (06:20) карарга була. дип хәбәр итә матбугат хезмәте.