Рус чиркәвендә мәктәпләрдә яулыктан йөрүгә каршы чыктылар

Рус православие чиркәвенә караган Мәскәү патриархиясенең юридик хезмәт җитәкчесе, игуменья Ксения (Чернега Оксана Александровна) Чечня парламенты тарафыннан кабул ителгән законны тәнкыйтьләде.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 05. Фото:islam.ru

Билгеле булганча, Чечня парламенты “Мәгариф турында” законга төзәтмәләр кертте. Алар уку йортларында укучыларның хиҗаптан йөрү хокукын ныгытты. Әлеге норма, укучыларның тышкы кыяфәтенә карата таләпләрне билгеләп, мәктәпләр һәм югары уку йортлары администрациясен бу хокукны исәпкә алырга куша.

Игуменья сүзләренә караганда, укучыларга мондый хокук бирү дәүләт мәктәпләрендә белем бирүнең дөньяви характерда булу принцибын боза. Бу нисбәттән ул законнарга төзәтмәләр кертү зарурлыгын билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, дини ышануларга туры килә торган киемнән йөрү хокукы федераль законнар тарафыннан каралмаган һәм Федерация субъектлары законнары белән кертелә алмый, дип хәбәр итә “Известия”.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе