Ростуризм: Казанның хәләл ашату буенча тәҗрибәсе 2018 елдагы дөнья чемпионатында файдаланылачак

Россиядә 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручылар хәзер мөселман булган тамашачылар һәм уенчыларны ашатуны оештыру мәсьәләсен карый. Казанда узган KazanSummit 2017 форумы вакытында Ростуризм җитәкчесе Николай Королев хәбәр иткәнчә, мөселманнарны ашатуны оештыру өлкәсендә Казан тәҗрибәсе дә файдаланылачак.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 01. Фото:http://bahetle.com

“Казанда мондый дәрәҗәдәге чараларны оештыру тәҗрибәсе бар инде. Сочидагы тәҗрибә дә бу юнәлешләрнең уңышлы оештырылганлыгын күрсәтте”, - диде Н.Королев.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үз чиратында Казанда мөселман илләреннән килгән кунакларга хезмәт күрсәтүнең җайга салынганлыгын билгеләп үтте. “Универсиадада без аерым фудкортлар ясадык һәм анда хәләл ашату блогы бар иде. Кунаклар кабул иткәндә дә, хәләл ризыклар белән сыйлыйбыз. Гомумән алганда, монда куркырлык нәрсә юк. Бары тик берничә гади стандартларны һәм кагыйдәләрне генә үтәргә кирәк. Без бу технологияләр белән уртаклашырга әзер”, - диде Иванов.

"Спутник-спорт энд бизнес тревел" президенты Илдар Мусин мәгълүматларына караганда, стадионнардагы ашату өчен “Шоколадница” төркеме җаваплы. “(Хәләл ашатуга кагылышлы – ТАСС иск.) мәсьәлә анда 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле бөтен объектларда үзәкләштереп куелган”, - диде ул. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе