Мондый чибәрәкне пешерү өчен 15 кг фарш, 75 кг он һәм 350 кг симәнке мае киткән. Яңа пешкән чибәрәк (чебурек) 2 метрдан артып киткән, аркылыга 1,4 метр булган. Мондый олы чибәрәкне 18 кеше әзерләгән дип хәбәр итә http://qmdi.org.
Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу бәйрәмнең исеме ике мөселман изгесе – Хозыр һәм Ильяс исеменнән килеп чыккан. “Хыдырлез”, бөртеклеләр башак җибәргәч, зурлап билгеләп үтелә.