Хәләл медицина нәрсә ул?

Дин-исламыбыз кушканча яшәргә тырышкан мөселманнарыбыз әле кайчан гына шәригать таләпләренә туры килгән инфроструктура хакында хыяллана гына алалар иде. Соңгы 10-15 елда хәл тамырдан үзгәрде, шартлар, мөмкинлекләр ачылуга бара. Әйтик, туклану, хәләл продукция эшләп чыгару, сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү, уку-укыту, сәламәтлек саклау кебек тормышыбызның күп тармакларында дин кардәшләребезнең шушы ихтыяҗын канәгатьләндерүдә байтак эш җәелде.

БӘЙЛЕ
2017 Май 30

Аллаһы Тәгаләдән амәнәт итеп бирелгән саулыгыбызны саклау, халыкка тиешле медицина хезмәте күрсәтү гомер-гомергә өстенлекле тармак булып саналды. Яшәгән җиребездә сәламәтлек саклауның куелышыннан чыгып, гомуми шартларга, эшчәнлеккә бәя бирелә. 2009 елның сентябрендә Казаныбызда беренче булып, мөселманнар ихтыяҗын истә тотып, “Йасин” күп профильле клиника һәм диагностика үзәге ачылды. Ислам кануннарына нигезләп эш җәелдерүдә башлап юл ярылды. Үзәкнең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле белгеч Альфрит Раулович Рәхимҗановтан максат-ниятләренә ничек ирешүләре, шушы еллар эчендә туплаган тәҗрибәләре белән уртаклашуын сорадык.

- Әйе! Эшнең башы – ният дип, борынгылар белми әйтмәгән. Шөкер, бүгенге көнгә вакыт сынавын уңышлы уздык дип ныгытып әйтә алабыз. Казаныбызда, тирә-як төбәкләрдә дә дин-исламга килүчеләр, яшәү рәвешләрен Аллаһы Тәгалә кушканча төзәтергә омтылучылар саны үсә бара. Шушы шартларда һөнәребез, эшебез белән аларга хезмәт итәсе килү теләге туды. Һәм тәвәккәлләп эшкә алындык: мөселманнарыбыз өчен бөтен таләпләргә туры килгән, заманча медицина техникасы белән җиһазланган сәламәтлек саклау үзәге булдыруга керештек. Киң профильле дәвалау-диагностика эшен җәелдерүгә рөхсәт иткән лицензия алу, юридик яктан документлаштыру мәшәкатьләре артта калды. Һәм без, кадрлар туплап, җиң сызганып эшкә керештек.

- Альфрит Раулович! Гиппократ заманнарыннан ук халык сәламәтлеген кайгырту – гуманлы, иң кешелекле нигезгә корылган. Күп гасырлар узса да, без әле дә Гиппократ анты актуаль дип өметләнәбез.

- Фикерегезне, нәрсә әйтергә теләвегезне аңладым. Лицензия – халыкка медицина өлкәсендә тиешле ярдәм оештыруны рөхсәт итүче документ. Милләтен, динен, социаль чыгышын аеру, кайсынадыр өстенлек бирү юк, искәрмә каралмый. Шуңарга да “Йасин”нең ишеге беренче көннәрдән үк сәламәт булырга теләгән һәркемгә ачык. Шулай да эшебезгә карата аерым таләпләр бар. Башка клиник-диагностика үзәкләреннән нәрсә белән аерылабыз соң дигән урынлы сорау туа.

Хәләл медицина дибез. Нәрсә соң ул? Моны кыска гына итеп медицина хезмәтен күрсәткәндә шәригать кануннарына туры китереп эшләү дип аңларга кирәк. Әйтик, хатын-кызга хатын-кыз табибына күренү мөмкинлеге тудырылган. Икенчедән, исламда тыелган әйберләрне башкармыйбыз. Әйтик мини-аборт, абортлар ясау, хатын-кызны шуңа әзерләү безгә ят нәрсә. Исламда киенү әдәбе бар. Эш урыннарында моны хәзер дресс-код диләр. Ачылган көннән бездә хезмәт куючы ир-атлар, хатын-кызлар өчен дресс-код булдырылды. Хатын-кызларның башы ябулы, халаттан. Һәм өченче өстенлегебез: үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр өчен тиешенчә җиһазланган намаз бүлмәбез, тәхәрәтханәбез бар. Вакыты кергән намазны укып китәргә дә, дәвалануны дәвам итү өчен дә бик уңай.

Максатыбыз ислам кануннарына нигезләп эш җәелдерү, ислам кануннары буенча яшәүче хезмәттәшләргә, табаб-табибәләргә эш урыннары булдыру һәм шәригать хөкемнәрен үтәп яшәүче дин кардәшләребезгә тиешле медицина ярдәме күрсәтү иде. Әлхәмдулилләһ, ниятебездә турылыклы калдык. Командабызның бөтен тырышлыгы биредән һәркем канәгать булып, тиешле ярдәм алып китүенә юнәлгән.

Казанның Авиатөзелеш районында, заманча яңа йортлар арасында, метродан ерак та булмаган Чапаев урамындагы “Йасин”ны шушы микрорайонда яшәүчеләр тиз арада үз итте. Пациентлар канәгать булып киткәч, казанлылар арасында матур даныбыз таралды. Татарстаныбыз районнарыннан гына түгел, тирә-күршедәге Удмуртия, Чувашиядәге мөселманнарыбыз да медицина ярдәме алырга эзләп киләләр. Кабинетларыбызның буш тормавы, гомумтабиб эшчәнлегеннән башлап, уннан артык юнәлештә алдан язылып тикшерү-дәвалау үтәргә теләүчеләрнең күплеге – танылуыбызга, кирәкле булуыбызга ачык дәлил. Узган ел, мәсәлән, “Йасин”га 23 меңнән артык пациент мөрәҗәгать итте. Бездә шулай ук эшкә урнашканда медицина тикшерүләре узарга, шоферлар өчен рейска кадәрге һәм рейстан соң, оешмалар өчен тиз һәм оешкан төстә чираттагы медицина тикшерүләре үтәргә бөтен шартлар тудырылган. Һөнәри яраклылыкка экспертиза, ЮХИДИ өчен медицина тикшерүләре дә уздырабыз, бу хакта рәсми белешмә бирәбез. Пациент вакытлыча эшкә яраксызлыгын югалтканлыкка кәгазь бирү мөмкинлегебез дә бар.

- Яшерен-батырын түгел, хәзер күп җирдә түләүле медицина хезмәте күрсәтү тармаклары ачыла, яңа юнәлешләр барлыкка килә. Һәркем конкуренция шартларында бирешмәскә тырыша.

- Мин биредә медицина да бер урында гына тормый дип тә өстәр идем. Һәр яңалыкны тотып алу, матур итеп халыкка ирештерү, гамәлгә кую да бик мөһим. Кабинетларыбызда - өр яңа, заманча алга киткән җиһазлар. Бу диагноз куюның, сыйфатлы дәвалауның алшарты. Хәзер акчасын түләп, мөрәҗәгать итүчеләр моңа зур игътибар бирәләр, сайлап алу шартларында барысын да алдан белешеп, җитди таләпләр куялар һәм безне сайлыйлар.

Әле менә яңа гына өч юнәлештә эш җәелдердек. Гаиләләрендә яки туганнары арасында психик авыруга дучар булган, заман чирләре – алкоголизмга, наркоманиягә бирелгән, шул сәбәпле үзләре дә табиб ярдәменә мохтаҗ әти-әниләр, гаилә башлыклары бар. Кызганыч, бу катлам да безнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗ. Барыбызга да билгеле, психик авыру, алкоголик яки наркоман белән бер түбә астында яшәргә мәҗбүр булучылар үзләре дә тора-бара психологик ярдәмгә, әңгәмә-аңлатуларга мохтаҗлык кичерәләр. Шушыларны истә тотып, аларга дин һәм медицина ягыннан ярдәм итүче табиб-психиатр кабул иттек.

Сеңер-мускул аппараты зәгыйфлеге аркасында аяк табанының яссы булуы, яссы табанлыктан интегүчеләр дә моннан соң безгә мөрәҗәгать итә алачаклар. Һәркемгә аяк киеменә кую, атлауны, йөрүне җиңеләйтү, уңайландыру өчен индивидуаль табан ясату мөмкинлеге ачылды. Махсус хәзерлек үткән яшь табибыбыз шушы эшкә алынды. Тире авырулары белән интегүче, тәненә бетчә чыккан, папиллома, папилломатоз булган хатын-кызлар дерматологта радиодулкыннар ярдәмендә дәвалана ала. Монысы да бездә яңа тармак. Моннан тыш Кытай методикасы белән кешенең биологик актив нокталарына микроэнәләр кадау да яңа башланган эш.

- Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә тырышучылар өчен эш урыннары булдырып, ислам кануннарына нигезләп, халкыбызның сәламәтлеген кайгыртучы “Йасин”га бу игелекле эшендә киләчәктә дә уңышлар телибез.

Вәсилә Рәхимова.

Казан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе