Әлеге проектка салынган инвестицияләр күләме 75 млн. доллар исәпләнә. План буенча вакф үзәге мәчет, мәдрәсә, студентлар һәм укытучылар өчен тулай торакны, кунакханәне һәм 3 йолдызлы апарт-отельне, хәләл ризыклар сатыла торган кибетне үз эченә ала.
Үзәк урнашкан җирдә шулай ук хәләл ресторан, хәләл кафе һәм сәүдә-офис комплексы торгызу көтелә, дип хәбәр итә Halal Way.