Бу хакта «Татар-информ» мәглүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов хәбәр иткән.
“Россия тимер юллары белән сөйләшүләр алып бару, авиакомпанияләр белән эшләүгә караганда, күпкә катлаулырак. Мәсәлән, Мәскәү-Владивосток поездын алыйк. Ул 10 тәүлек – бер якка, 10 тәүлек башка якка бара. Ул бөтен юл буенча җитәрлек хәләл ризыкны Мәскәүдәге вокзалдан төяп тә китә алмый. Хәләл азык-төлек белән тәэмин итү эше поезд барган бөтен юл буена җайга салынырга тиеш. Шуңа күрә килешүләр бик озак һәм авыр төзелә”, - диде ул. Айдар Шаһимәрдәнов бу хакта Фейсбуктагы аккаунтында хәбәр итә.