Россия мөслимәләр берлеге Халыкара хиҗап көненә кушылды

Бүген Россия мөслимәләр берлеге Халыкара хиҗап көне уңаеннан “Яулыклы хатын-кызлар” темасына "түгәрәк өстәл" утырышы оештырды. Сөйләшүдә мөселман киемнәре фестивалендә катнашучылар, өлкән яшьтәге абыстайлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Араларында танылган Казан дизайнерлары һәм бу өлкәдә тәүге адымнарын ясаучылар - Заринә Бабаджанова, Җәмилә Сәлахова, Айгөл Закирова, Рената Шаһиева, Рамилә Хафизова бар иде.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 01. Фото:dumrt.ru

Россия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина җитәкчелегендә узган әлеге "түгәрәк өстәл"дә хәзерге заман мөслимәләренең образы һәм киеме, аларның җәмгыятьтәге урыны һәм иҗтимагый активлыгы турында фикер алышу булды. Чара кысаларында яулык һәм төрбән бәйләү, көндәлеккә кия торган кием комплектларын сайлау буенча мастер-класслар оештырылды.

Мәгълүм булганча, Халыкара хиҗап көне 2013 елдан бирле үткәрелә, Бу инициатива белән Нью-Йоркта гомер кичерүче Нәзмә Хан чыккан. Гадәттә бу көнне дөньяның төрле почмакларында акцияләр үткәрелә. Бүген бу уңайдан социаль челтәрләр кулланучыларына хиҗап киеп фотога төшәргә һәм аларны #ЯсолидарнасВами, #Hijabday, #WHD2017 хештеглары белән бастырырга тәкъдим ителә, дип хәбәр салды Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе