Россия ислам институтында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак

14-15 декабрь көннәрендә узачак Олимпиада ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 13. Фото:kazanriu.ru

Анда Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Чечня, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород студентлары катнаша. Якынча 20ләп уку йорты студентлары җыелачак.

Бәйге барлык номинацияләрдә дә тест рәвешендә, язмача булачак. Моннан тыш, гарәп теле буенча конкурста катнашучылар, гарәп телен никадәр белүләрен телдән аңлатырга тиеш булса, Ислам дисциплинасы буенча катнашучыларга Коръәнне укый белү шарт булып тора.

Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

Ислам хокукы;

Гарәп теле;

Ислам дисциплинасы;

Мәдрәсәләрдә ислам дисциплиналары.

Билгеле булганча, ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча беренче олимпиада 2008 елда үткәрелгән иде.

Быел беренче мәртәбә олимпиадада мәдрәсә шәкертләре дә катнаша ала.

Олимпиада 14 декабрьдә РИИда (Газ ур., 19) иртәнге тугызда башлана, йомгаклау чарасы 15 декабрьдә көндезге сәгать икедә уздырыла. Нәтиҗәләр ясауда Татарстан мөфтиенең Камил хәзрәт Сәмигуллинның, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.

Шулай ук бу көнне Россия ислам уку йортларында гарәп телен укытуга багышланган түгәрәк өстәл уздырыла.

РИИ матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе