
Абдулла Әл-Рәшиди - Бразилиядә уза торган уеннарда катнашкан өлкән уенчыларның берсе. Ул Катардан булса да, Олимпия флагы белән чыгыш ясый. Чөнки Катар иле 2015 елда ук Олимпия уеннарында катнашудан читләштерелгән иде.
Әл-Рәшиди алты Олимпиадада катнашкан. Аның өчен тәүге Олимпиада 1996 елда узган. Өлкән яшенә карамастан, ул әле үзен бик яхшы хис итә, уеннарда медальләр яулый.