
Америка кушма штатларының олимпия җыелмасы тарихында беренче тапкыр уеннарда хиҗап киеп катнашкан спортчы Ибтихаҗ Мөхәммәд бронза медаль яулады. Ул өченче урынны кылыч буенча ярышларда команда зачетында алды.
Беренче һәм икенче урыннарны Россия һәм Украина бүлеште, дип хәбәр итә Islam.ru.