
Алар арасында Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаев, Мәскәү һәм Россиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Себер мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Хузур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы Сәет хәзрәт Шәһабиев һәм башкалар бар.
Мөфти үзенең чыгышын Коръәннең “Хаҗ” сүрәсенең 40 нчы аятен искә төшерүдән башлады. “Әлеге сурәдә: “Аллаһ бер төрле кешеләрнең яманлыгын икенчеләренең көче илә бастырмаган булса, ул чагында, һичшиксез, эчләрендә Аллаһның исеме еш-еш искә алынган чиркәүләр, синагогалар, монастырьлар вә мәчетләр җимерелгән булыр иде", - диелгән. Үзара хөрмәт һәм тынычлыкны саклау – Россия халыкларының иң мөһим үзенчәлеге. Безнең илдә генә мөселманнар, христианнар, буддистлар, яхүдиләр мең елдан артык бергә яшиләр. Шушы дәвер эчендә динара, милләтара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекле механизмы барлыкка килгән дип әйтә алабыз. Башка кешеләрнең тән төсенә, теленә милләтенә карамыйча, аңар мәрхәмәтле булу – һәр мөселманның бурычы. Динебез безне шуңа өйрәтә”, - диде ул.
Шулай ук Камил хәзрәт, бүгенге вәзгыять хакында әйтеп, рухи остазларыбыздан гыйлем алу мөһимлеген ассызыклады. Мөфти бу хакта: “Безнең исламдагы юлыбыз ул – рухи сөхбәтләр, ягъни дини сөйләшүләр, әңгәмәләр кору. Нәкъ менә шундый сөйләшүләр вакытында кеше тәрбияләнә, иманын ныгыта, остаздан укучыга гыйлем тапшырыла. Ләкин шунысы да әһәмиятле: сөхбәтләрдә бидгатьләрдән ерак торган, ихлас галимнәр катнашырга тиеш. Камил, гыйлемле кешеләр белән сөхбәт корырга тырышырга кирәк. Шуның өчен дә Россия ислам дини уку йортларында, мәдрәсәләрдә дини сорауларны Әл-Әшәри һәм Әл-Матуриди хезмәтләренә таянып дөрес аңлатучы мөгаллимнәр эшләве кирәк”, - диде.
Камил хәзрәт чыгышын конференцияне оештыручыларга рәхмәтен белдереп тәмамлады.
Чарада катнашучылар Төньяк Кавказ, Урал, Идел буе, Урта Азия төбәкләре арасында тарихи һәм мәдәни, дини-рухи бәйләнешләр барлыгын белдерде. Бу бәйләнешне ислам фәннәрен өйрәнүдәге бердәйлек, Дагыстанда Зәйнулла ишан Рәсүлев, Баязит хәзрәт Хәйруллин мәчетләре ачылу да күрсәтә. Мөселманнарга исламның асыл кыйммәтләрен, Россия мөселманнарына хас традицион үзенчәлекләрне саклауда һәм өйрәнүдә әлеге бердәйлекнең ярдәм итүе хакында әйтелде. Шулай ук нәкышбәндия тәрикатенә, суфыйчылыкка кагылышлы дини хезмәтләрнең электрон нөсхәләрен әзерләү кирәклегенә басым ясалды.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конференцияне Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды, Дагыстан Республикасы мөфтияте, Татарстан мөфтияте һәм башка нәзарәтләр, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Россия Фәннәр академиясенең Шәрыкъны өйрәнү институты вәкилләре чара ахырында резолюция кабул иттеләр. Әлеге документка фикер алышуда яңгыраган барлык тәкъдим-фикерләр кертелде.