
"Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң - шулкадәр яхшы", - дип хәбәр итә Россия Ислам институты.
Йортка азан әйтү, бәрәкәтле догалар уку саваплы гамәл.
Акция түләүсез. Ай дәвамында +7917-911-77-76 номерына шалтыратып, хәзрәтләрне өйгә чакырырга мөмкин.
Акцияне Россия Ислам институты шәкертләре һәм мөгаллимнәре уздыра, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.