Рәфыйк Мөхәммәтшин: "4 нче сентябрь көнне Болгар ислам академиясен ачачакбыз"

Казан – Мәскәү – Симферополь видеокүпере вакытында Болгар ислам академиясе ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясе ачылышы турында сөйләде. "4 нче сентябрь көнне Болгар ислам академиясен ачачакбыз. БДБ, чит илләрдән бик күп кунаклар киләчәк. Ул илебезнең дини мәгариф системасы өчен яңа бер күренеш. Әлеге яңа типтагы уку йорты магистрлар һәм фән докторлары әзерләячәк. Академиягә укырга керү өчен югары белемгә ия булу һәм гарәп телен белү шарт", - диде ул.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 03. Фото:Реальное время

Болгар ислам академиясе ачылу - Россиядәге ислам белеме системасында принципиаль яңа күренеш. Академия булгач, Россия студентларын үз ватаннарында калдыру көтелә.

Болгар ислам академиясенә укырга керү өчен, абитуриентларга ике шартны үтәргә кирәк иде. Аларның кулларында бакалавр дипломы булырга һәм гарәп телен белергә тиешләр иде. Кабул итү имтиханнары нәтиҗәләре буенча, 40 кеше укырга керде. Магистр дәрәҗәсен алырга теләүчеләр - 25 тән ким түгел. Ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә җитәргә теләүчеләр 15 ләп җыела. Булачак магистрлар Болгарда яшәп укыса, фән докторларына ирекле график билгеләячәкләр.

9 августта Болгар ислам академиясенә, белем бирү эшчәнлеге алып бару өчен, лицензия бирелде. Академия студентлары арасында, татарстанлылар гына түгел, мәскәүлеләр дә, уфалар да, Дагыстаннан да 8 кеше бар.

Болгар ислам академиясендә укыту өчен гарәпләр чакырылган дип хәбәр итә "Реальное время". Өч профессор студентлар даими нигездә белем бирәчәк. Унлабын, кафедра ачылганчы, курсларга чакырып торачаклар. Россиядәге ислам белгечләре дә Болгар үз курслары белән киләчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе