Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

"Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" икенче халыкара фәнни-илаһият конференциясендә катнашучылар "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды эшчәнлеге белән танышты. Халыкара җыенда Кытайдан зур делегация катнашты. Шулай ук Азия илләреннән - Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка республикалардан кунаклар бар иде. Россия җәмәгатьчелеге зур дәрәҗәдә тәкъдим ителде.
“Ярдәм” фонды алып барган проектлар һәм "Ярдәм" мәчете эшчәнлеге белән танышу кунакларны бик тәэсирләндерде, хәтта аптырашта да калдырды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр эшләү тәҗрибәсен үз төбәкләрендә җәелдереп җибәрергә теләүчеләр дә бик күп булды. Кунаклар биредә курслар үтүчеләрнең (күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр, коляскада һәм арбада йөрүчеләр, ДЦПлы диагнозлы кешеләр) тернәкләнү узып кына калмыйча, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алуын билгеләп үтте.
РФ Җәмәгать палатасының Фән һәм мәгарифне үстерү комиссиясенең беренче урынбасары, Мәскәү дәүләт педагогика университеты проректоры Людмила Дудова “Ярдәм” фондының бик игелекле эш башкаруын билгеләп үтте.“Биредә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне аралашырга, җәмгыятьтә югалып калмаска өйрәтәләр һәм бу эшне бәяләп тә бетереп булмый. Мин мондый кешеләр белән эшләүчеләрнең сабырлыгына һәм эшне оештыра белүләренә сокланам. Чөнки биредә төрле яшьтәге төрле авыруларга дучар булган кешеләр белән эшлиләр. Бу үзәктә 14 мең кеше тернәкләнү узган. Бу саннар уйландыра да, гаҗәпкә дә калдыра. Чөнки бу эшләр хәйрия акчасына, азсанлы социаль грантлар хисабына гына алып барыла. Биредә эшләүчеләр алдында мин баш иям. Ә тернәкләнү узучыларга килгәндә, аларның максаты бар икән, алар барысын да җиңеп чыгачак. Максат бар икән, киләчәк тә бар дигән сүз. Димәк, тормыш дәвам итә”, – дип, Людмила Дудова биредә тормышка ашырыла торган проектларны һәрьяклап хуплау зарурлыгын билгеләп үтте.
“Ярдәм” кунаклары мондый изге эшләрнең Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән генә эшләнүен, Аның хәйриячеләр аша ярдәмен бирүен ассызыклап үтте. “Аллаһы Тәгалә фәкыйрьләрне дә, байларны да яраткан. Бай кешене аның байлыгы, ә фәкыйрьне үзенең фәкыйрьлеге белән сынаган. Аллаһы Тәгалә авыру һәм сәламәт кешеләрне дә сыный. Сез аларга ярдәм итеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бурычыгызны үтисез”, - дип, бу хезмәтнең авыр тормыш хәлләрдә калган кешеләргә бик зур ярдәм булуын әйтте.
“Тормыштагы авыр хәлләрне Аллаһы Тәгалә сынау өчен җибәрә. Аллаһтан килгән сынауларга сабыр итүчеләр Аның әҗеренә ирешә”, – ди алар.
Кыргызстандагы дин кардәшләребез “Ярдәм” хәйрия фонды тәҗрибәсен үрнәк итеп алуларын хәбәр итте. “Бездә дә авыруларга, ятим балаларга ярдәм итүче фондлар бар. Әмма анда эш мондагы кебек корылмаган”, - ди кунаклар.
Кытайдагы дин кардәшебез, Пекин Ислам университеты ректоры Хәсән ага исә инвалидларны эшкә урнаштырудагы ролен югары бәяләп үтте. “Бу мәчет ислам дөньясы һәм ислам дине кыйммәтләре белән танышу өчен үзенә күрә бер тәрәзә булып тора. Кытай мәчетләре дә хәйрия эше белән шөгыльләнә. Попечительләр өлкән яшьтәгеләр өчен махсус йортлар ача. Бу нисбәттән бүгенге көндә мәчетләр зуррак роль уйнарга – социаль хезмәтне үстерү өчен мәйданчык булып хезмәт итәргә тиеш. Казандагы бу мәчет шуның бер үрнәге булып тора да инде”, - диде Кытайдагы дин кардәшебез.
Югары Икътисад мәктәбе Социаль сәясәт институтының Бөтендөнья мирасы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче әйдәп баручы эксперты Ольга Штеле: “Без искитәрлек үзәк белән таныштык. Ул кешеләргә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итә. Башка төбәктә бу мөмкин дә булмас иде. Бары тик Казанда һәм бары тик Татарстанда гына менә мондый максатчан эшне күреп була. Бу эшнең киләчәге зур. Без биредә тормышның кызыклы һәм гадәти булмаган ягын да күрдек”, - диде.
Мәскәү дәүләт университетының Баку шәһәрендәге филиалында тарих укытучы Насрим Алискерова “Ярдәм” фонды һәм тернәкләндерү үзәге тәҗрибәсен үзләрендә файдаланырга теләге барлыгын җиткерде. “Мин үзебезгә кайткач, Кавказ мөселманнары Диния нәзарәтенә барып, бу оешма турында сөйләп күрсәтәчәкмен. Сезнең эш тәҗрибәсенә игътибар итүне һәм дефектологларны җәлеп итеп, бездә эшне профессиональ дәрәҗәдә оештырып җибәрүләрен сорыйм. Бездәге инвалидларга да сезнекеләргә кебек яхшы булсын”, - диде кунак ханым.
Римма Гатина. ФОТОРЕПОРТАЖ