
Казан дәүләт университетын тәмамлап, Малайзия университетында тарих юнәлеше буенча белем бирүче профессор Эльмира Әхмәтова Корбан гаетенә рәсми рәвештә ике көн ял бирүләрен әйтте.
“Монда барысы да авылларга кайталар, корбан чалалар һәм бер-берсенә кунакка йөреп ит ашыйлар. Нәкъ башка илләрдәге кебек. Күбрәк итне дөге белән пешерәләр. Ләкин монда аш үткәрү дигән нәрсә юк. Аш үткәрү дигән әйбер бер мөселман илендә дә юк ул”, - диде Э.Әхмәтова.
Корбан чалгач, итне башка урыннардагы кебек өчкә бүләләр. Бер өлеше – мохтаҗларга, икенче өлеше – кунак кабул итү өчен, өченчесе – гаиләгә. Корбанга күбрәк сыер чалалар икән.
Корбан гаете көнне Эльмира ханымнарга аның шәкертләре килгән. Ул аларны пилмән һәм голубцы пешереп сыйлаган.
Римма Гатина.