
“Иман” мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин мөселман киеменең мөһимлеге турында вәгазь сөйләде. Аксакаллар шурасы рәисе Фәрит Галимов та яулык бәйләп йөрүнең зарурлыгын билгеләп үтте. “Кызганычка каршы, кызлар, хатын-кызлар яулыкны мәчеткә килгәч кенә бәйли, ә мәчеттән чыккач, яулыкны салырга ашыга. Бу һич тә дөрес түгел”, - ди ул.
Район башлыгының милләтара һәм динара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Госман Хәкимов татар халкындагы мөселман киемнәре тарихы турында сөйләде.
Районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Лиана Шаязданова мөселманча киенеп йөрүнең әхлакый ягына тукталды. “Яулык – ул тышкы кием генә түгел, ул эчке яктан да саклый. Ягъни мөслимә кызның тышкы кыяфәте аның эчке дөньясына туры килергә тиеш”, - диде ул.