- Без ике экспертиза ясадык. Алар икесе дә Коръәннең XVI гасырга каравын раслады. Лондонда мида бу Коръән өчен 12 млн. сум тәкъдим иттеләр. Аннан соң бәяне 45 млн. сумга кадәр күтәрү турында сүз барды, - дигән бу ханым.
Әмма тиздән ул Коръәнне сатмаска уйлаган һәм аны мәчеткә илтеп биргән.
- Бу борынгы кулъязма Коръән, Сириядә күчереп язылган. Ул бик яхшы сакланган, ышкылган җирләре юк, бик җиңел укыла, - диде Анашка Хаҗиморатова. Бу хакта Ансар.ру хәбәр итә.