
Бу хакта «Россия-24» телеканалына биргән интервьюсында Россия Мөфтиләр Советы рәисе, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин әйтеп китте.
"Без моның белән мөселманнарның шул ук шәһәр кешеләре, дин тотучылар икәнлеген күрсәтергә телибез. Без барыбыз бергә яшибез һәм бәйрәмнәргә шатланабыз. Без бернинди террористлар да, радикаллар да түгел. Менә бу фикер җәмгыятебез, гражданнар аңына кереп урнашырга тиеш. Мин боларның барысы да нәкъ менә шуны аңлауга килергә ярдәм итәчәк, дип ышанам", - диде Равил хәзрәт Гайнетдин.
Әлеге фестиваль Поклонная тавындагы Җиңү паркының Партизаннар аллеясында көндезге сәгать 12дән кичке сәгать җидегә кадәр барачак. КорбанFEST дөньяны яхшырак итәргә теләгән төрле милләт һәм дин кешеләре өчен бердәм мәйданчык булып тора. Ул иске дуслар белән күрешү генә түгел, яңа танышулар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар һәм халыкларның бай мәдәни мирасы белән танышу урыны да.
Тулырак: http://kurbanfest.ru/.