Мөхәммәд пәйгамбәр бу дөньяның хәлен үзгәрткән: Аллаһы Тәгаләнең китабын алып килеп, өммәтне хакыйкый пакълыкка чыгарган

Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12нә каршы кичендә (быел милади буенча 29 нчы ноябрьдән 30на каршы кичкә туры килә) дөньяга килә. Аллаһы Тәгалә адәм балаларын караңгылыктан чыгару өчен, шәм яктысы буларак, Мөхәммәд с.г.в.не җибәрде. Коръәндә Мөхәммәд с.г.в.нең бу галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгәнлеге турында хәбәр ителә. Аның мәгънәсен тикшереп карасак, ул бөтен кешелекне, җеннәр дөньясын да үз эченә ала. Мөхәммәд пәйгамбәр ул – Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте. Ул бу дөньяның хәлен үзгәрткән: Аллаһы Тәгаләнең китабын алып килеп, өммәтне хакыйкый пакълыкка чыгарган кеше.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 29. Фото:Sale7.com

"Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12нә каршы кичендә (быел милади буенча 29 нчы ноябрьдән 30на каршы кичкә туры килә) дөньяга килгән. Без – мөселманнар - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең үрнәгенә ияреп, сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләргә тиешбез.

Бер гарәп шагыйре: “Мөхәммәд пәйгамбәрнең исемен искә төшерү генә дә өскә хушбуй сөртү кебек”, - дип әйткән. Аның турында никадәр генә сөйләсәң дә, күңелләр туя торган түгел. Чыннан да, ул бик бөек шәхес, нурлы бер кеше, Аллаһның бер сөекле илчесе иде. Мөхәммәд пәйгамбәрнең эчке һәм тышкы дөньясы тулы Коръәнгә тиң иде.

Мөхәммәд пәйгамбәр 201 асыл сыйфатка ия булган. “Һәр мөселман Пәйгамбәребезгә хас булган асыл сыйфатлар турында уйланырга тиеш. Ул рәхимле һәм шәфкатьле иде, тәненә таш атучыга да, битенә төкерүчегә дә мәрхәмәте белән карый иде”, - дип, дин әһелләре мөселманнарны ата-аналарына, балаларына, юлдагы мосафирларга карата рәхимле булырга чакыра.

Коръәндә Мөхәммәд с.г.в.нең бу галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгәнлеге турында хәбәр ителә. Аның мәгънәсен тикшереп карасак, ул бөтен кешелекне, җеннәр дөньясын да үз эченә ала. Мөхәммәд пәйгамбәр ул – Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте. Ул бу дөньяның хәлен үзгәрткән: Аллаһы Тәгаләнең китабын алып килеп, өммәтне хакыйкый пакълыкка чыгарган кеше.

Мөхәммәд с.г.в. бер хәдисендә: “Миңа тәрбияне Аллаһы Тәгалә үзе бирде. Ул тәрбия нинди күркәм булды”, - дип әйтә. Аның әхлак чыганагы Коръән булган. Безгә пәйгамбәребезнең сөннәтләренә ияреп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын. Аллаһы Тәгалә адәм балаларын караңгылыктан чыгару өчен, шәм яктысы буларак, Мөхәммәд с.г.в.не җибәрде. Аның тормыш рәвешен үрнәк итеп алып, сөннәт юлыннан барырга насыйп булсын.

Хәнәфи мәзһәбе буенча бөтен ай буена Мөхәммәд Пәйгамбәрнең изге эшләре турында сөйләнелә, Мәүлидләр укытыла, салаватлар әйтелә. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Бу бәрәкәтле көннәрдә Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да тынычлык, иминлек сорыйбыз.

Рабигуль-әүвәл ае буена "Ярдәм" мәчетендә өйлә намазы алдыннан сөекле Пәйгамбәребезнең тормыш юлына багышланган дәресләр уздырылачак. Лекцияләрне "Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов алып барачак.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе