Әлеге мөфтият вәкилләре мөфти Габдулкотдус Ашарин исеменнән “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитовка, фонд Президенты Илһам Исмәгыйлевка һәм “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага инвалидларны тернәкләндерү юнәлешендә алып барылган эш өчен рәхмәт белдерде. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләрен җәмгыятькә файдалы итеп тоя.
Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре алга таба да “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.