
Шулай ук үзәктә махсус логопед белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек бар.
"Балалар" үзәгендә 3-10 яшьтәге балалар өчен (малайлар һәм кызлар өчен аерым) Коръән уку һәм Ислам нигезләре дәресләре дә оештырыла, дип хәбәр итәләр Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтеннән.
“Балалар” үзәгендә хезмәт күрсәтүчеләрнең барысы да махсус яки югары белемле, балалар белән эшләүдә тәҗрибәләре бар. Монда йөрүче нарасыйлар хәләл ризык белән туклана.