Семинар кысаларында ислам күзлегеннән сәүдә итү принциплары, Интернет аша сәүдә итү, исламда тыелган сәүдә алымнары, шәригать күзлегеннән аслам (залог) һәм өлешләп түләү (рассрочка) төшенчәләре турында фикер алышу көтелә, дип хәбәр итә.
Семинарга төрле яшьтәге хатын-кызлар чакырыла, дип хәбәр итә Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.