Аның кулына Коръән тотып һәлак булуы игътибарны җәлеп иткән. Моннан тыш аның медальонга салынган кәгазь кисәге дә табылган. Бу кәгазь кисәгендә: “Казахская ССР. Станция Манкент, почтовое отделение Карабулак колхоз им. Молотова от Ахбмамбекова”, - дип язылган. Кулына Коръән тотып үлгән солдат 7 майда җирләнәчәк, дип хәбәр итә Ислам.ру.