Корбанлыкның бәясе турында сатулашу рөхсәт ителәме?

Корбанлыкның бәясе - ул шундый әйбер, Пәйгамбәребез с.г.в. корбанлыкны сатып алганда сатулашудан тыйган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Иң яхшы корбан будыр: кыйммәт бәяле һәм иң симезе", - дигән. (Хәдис Әхмәд Хәкимнән китерелә.Быел корбанлыкларның бәясе, сарыкның авырлыгына карап, 5-8 мең сум тирәсендә тибрәлә.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 09. Фото:gorod.lv

Корбанны кем чалдырырга тиеш дигән сорауга җавап биреп, дин әһелләре: "Пәйгамбәребез с.г.в. һәм Раббыбыз Сөбханәкә Тәгалә әмер итеп биргән: әгәр дә кем нисабка җитә, ягъни кемгә зәкәт бирү фарыз – шушы кешеләргә дә корбан чалу ваҗиб (ул фарызга якын булган, эшләмәсә – гөнаһ) була. Әгәр дә ул шушы байлыкка җиткәч тә, корбанны чалмый икән, ул гөнаһлы. Әгәр дә шушы нисабка җитмичә, корбанны чалыйм әле, дип ниятли икән һәм акчаларын табып, сарыкларын һәм башка малларын сатып ала һәм чала икән, аңарга икеләтә савабы булачак", - ди.

Гомумән, без нисабның нәрсә икәнлеген аңларга тиешбез. Нисаб – ул матди бер күләм. Ашау, яшәү, башка чыгымнарга тотылгач, кешеләрнең акчасы калырга тиеш. Запас дип әйтикме, башка нәрсәме, мендәр астындамы ул, банкта ятамы – ул шушы акча. Ягъни нисабка барып җитте. Нисаб ике төрле: аны алтын белән һәм көмеш белән санарга була. Әгәр без нисабны көмеш белән санасак, ул безнең акча белән 24 мең сум тәшкил итә. Ягъни кемнең запас буларак шушы 24 мең сум акчасы бар икән, ул корбанны чалырга тиеш була.

"Раббыбыз Сөбханәкә Тәгалә, безгә әмер итеп: “Әгәр дә ки, сезнең мөмкинлекләрегез бар икән, корбаннарны чалыгыз дип, безгә әмер бирә. Ягъни без Раббыбыз Аллага ышанабыз, аны яратабыз икән, без шушы әмерләрне үтәргә тиешбез. Пәйгамбәребез с.г.в. хәдис шәрифләрендә шушы корбанны чалганда иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалыгыз, ди. Чалганда башка ниятләр белән – ит булсын иде, гаиләмне ашатыйм әле дип, чалмагыз, ди. Һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалсагыз, шушы һәрбер ит кисәге, һәрбер йоны, һәрбер канның тамчысы сезгә истигфәр, мәгъфирәт булып, Аллаһы Тәгалә сезнең хата-гөнаһларыгызны гафу итәчәк, ди. Ягъни без гаилә исеменнән чалабыз икән, Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә бөтен гаиләне гафу итәчәк, Алла боерса. Әгәр берәр әрвахка багышлап чалабыз икән, шушында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә шушы әрвахны гафу итеп, иншаллаһ, аларга җәннәтләрен бирер дигән өметтә калабыз", - ди ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Быел Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Бу көн турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”, - дип әйткән.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе