Өммәтебез бәйрәмнәре хакында сүз чыкса, Ураза һәм Корбан гаетләрен, һәр атнаның җомгасын олылап билгеләвебезне әйтәбез. Әмма соңгы 20 елда дин кардәшләребезнең рәхәтләнеп үзара күрешә, Коръән укуда ярыша, нәсихәтләр, нәшидләр, мөнәҗәтләр тыңлап, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) хакында фильмнар карап кинәнә торган бәйрәмнәре дә, аралашырга, гыйбрәтләнүгә, үрнәк алуга этәргеч биргән чаралары да, әлхәмдулиллаһ, шактый күп. Барлый башласаң, исемлек шактый озын. Зур-зур залларда Расулебез дөньяга килгән айны олылап билгеләп үтүләребез, Мәүлид-ән-Нәби бәйрәменә җыелуларыбыз, берьюлы меңнәрчә мөселманны авыз ачтырган ифтар мәҗлесләрен, Корбан ашларын да үзенә бер зур бәйрәмгә әйләндерүебез, рәхәтләнеп катнашуыбыз хак.
Быел яз буе күңелем үзгә бер халәт кичерә. Бүген дин-исламыбыз тормышын яктыртучы кайсы гына электрон мәгълумат чараларын – сайтларны ачма, балалар, хатын-кызлар, ир-атлар арасында Коръән уку бәйгеләре, оста итеп азан әйтү бәйгеләре дисеңме, мөнәҗәтчеләрне тыңлау, иң яхшы вәгазьчеләрне ачыклаумы, каллиграфия сәнгате кызыксындырамы – теләгәнеңне сайлап ал. Бәйрәм түгелме болар?! Дин кардәшләребезне үзара таныту, аеруча сәләтле, ихласлыларны ачыклау, килешегез, кем өчендер үзенә бер тәрбия сәгате, үрнәк итеп алу, камилләшүгә этәрүче дәрес тә бит әле!
26 мартта Мәскәүнең җәмигъ мәчетендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан икенче тапкыр уздырылучы Коръән фестиваленә дә мин әнә шул күтәренкелектә, якты уйлар белән аяк бастым. Көндезге 11 сәгатьтән башлап, кичке 9 га кадәр дәвам иткән бу фестиваль күпкырлы программа әзерләгән, ислам тормышын бөтен яклап ачуны максат иткән булып чыкты. Ул көнне мәчетнең 4 каты да халык белән шыгрым тулы торды.
- Бүгенге фестивальгә җыелуның төп максаты – ислам диненең матурлыгын һәм Коръәни-Кәримнең бөеклеген күрсәтү, дөнья халыклары кызыксынган шушы кыйммәтләрне аңлату-күрсәтү, исламның тынычлык дине, тату яшәү дине булуын мөмкин кадәр күбрәк аңлату. Мондый чараларыбыз елдан-ел популярлашыр, шулар аша ислам дине халык күңелендә тирәнрәк урын алыр,- диде Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Әләветдинов, журналистлар белән аралашканда.
Елдагыча, балалар арасында Коръән уку бәйгесе уздырылуы, мөгаен, фестивальнең иң якты вакыйгасы булгандыр. 6 яшьтән 14 яшькәчә балалар изге китабыбызга булган мәхәббәтләрен, күңелләрендә йөрткән Каләме Шәриф сүрәләрен яттан белү һәм дөрес итеп укып күрсәтү номинацияләрендә расладылар. Россиянең иң күркәм мәкамле балаларын – безнең варисларны бер мәйданга җыю – бәйрәм түгелме?! Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Ярославль, Иваново, Рязань, Екатеринбург, Тверь, Кострома якларында гомер итүче дин кардәшләребез нәсел дәвамчылары күңеленә Аллаһы Тәгаләнең гыйлемен сеңдерә алулары, ерак араларны якын итеп Мәскәүгә тикле килүләре сөенеп, шөкер итәргә сәбәп бирде. Ә моны карап, тыңлап торуы төркем-төркем килгән мөселманнарыбызга үзе бер манзара, күңелләрне чистартучы, Раббыбызга якынайтучы чара булды.
Конкурсны Мәскәүдән 5 яшьлек Сәет Идрисов башлады. Бер гаиләдән икешәр, өчәр бала катнашу мисаллары да булды. Боларны күргәч, Мөбах китабыбызга карата һәр төбәктә аерым бер хөрмәт, мәхәббәт саклаучы кардәшләребез бар бит, алмаш үсә бит дип куандык. Югыйсә, әнә чын рус шәһәрләре дип саналган Рязаньнан, Тверьдан, Ярославльдән килгән Мөхәммәдшәриф Сәйфетдинов, Мәрьям Зукурова, Әбделвәли Сәидовлар призлы урыннарны бүлешерләр идеме?! Дистәләгән бала бу бәйгедә лауреатлар, иң матур бүләкләргә, дипломнарга лаек булырлар идеме?! Әлбәттә, һәркайсының дин-ислам юлындагы тырышлыкларына, ихласлыкларына призларның иң бөеге – Аллаһы Тәгалә ризалыгы, Раббыбыз рәхмәте!
Азанчылар бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр дә аз булмады. Һәрберсен тыңлаганнан, чагыштырганнан соң, иң-иңнәр ачыкланды. Ә җиңүчегә Мәскәүнең җәмигъ мәчетендә киләсе бер җомгада беренче азанны әйтү рөхсәт ителде. Әйткәнемчә, мәчетнең 4 катында да фестиваль чаралары дәвам итте. 3 нче катта нәкыш осталары ясаган сәнгать әсәрләре югарылыгында язылган панно-шамаилләр күргәзмәсе, ошбу мәчетнең “Россия мәчетләре” коллекциясендә тупланган иң затлы картиналар белән рәхәтләнеп танышырга, каллиграфия буенча осталык дәресләрендә иркенләп катнашырга мөмкин булды. Бер очтан Мәскәүнең мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге белән танышырга да җай чыкты. Сабыйлар өчен оештырган “Талантлар академиясе” клубында шөгыльләнүче балалар да тәүге тапкыр ятлаган сүрәләрен, аятьләрен сөйләп күрсәттеләр. Атаклы дин галимнәре хакында чыгышлар ишеттек, режиссер Эльдар Шәриповның кыска метражлы “Мәрьям” документаль фильмын караганнан соң, күңелләре нечкәргән тамашачы фильмның төп герое –Мәрьям анабызга бергәләп дога кылды.
Мәскәүнең әлеге мәчете мәдрәсәсендә 16 дан артык төркемдә якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр дә күпләп килгән иде фестивальгә. Алар да форсатны кулдан ычкындырмадылар, программадагы һәр чарада актив катнашып, белгәннәрен күрсәттеләр, бергәләп истәлеккә фотога да төштек.
Коръән фестивале кысаларында мәчеттә “Ачык ишекләр көне” узуы да – нур өстенә нур булды. Кызыксынып килүчеләрне 1 каттан ук зәкать фонды оештырган хәйрия ярминкәсе каршылады. Мәчет буйлап оештырылган экскурсиядә бик күп мәгълүмат алгач, берәү дә биредәге затлылыкка, матурлыкка соклануын яшермәде. Мәчет музеенда– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) сакалы-шәриф куелган иң кадерле экспонатны да чират торып карау бәхетенә ирештек. 4 катта хәләл индустрия товарлары, Мәскәүнең татар мәдәни үзәге һәм милли республикалар оештырган милли киемнәр, татар, кабарда-балкар халыклары көнкүрешен чагылдырган күргәзмәләр белән таныштык. Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендә гомер итүче татар әбиләренең кул җылысы сеңгән, “Әбием” фирмасы җитештергән әлеге милли орнаментлы мендәрләр, киезләр, сувенирлар, кулдан теккән кәләпүшләр күргәзмәсе белән кызыксынучылар бер без генә булмадык. Ялутор мәчете каршындагы “Әбиләр һәм оныклар” студиясенә йөрүчеләрнең халкыбыз традицияләренә нигезләнгән – кулдан сырып баш киеме – түбәтәй тегү технологиясе белән таныштырып кына калмадылар, кул эшләренә, халык һөнәрчелегенә һәм милли ризыклар пешерү традицияләрен яшь буынга өйрәтеп калдыру тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар ерак Себердән килгән уңган ханымнар.
... 26 мартта Мәскәүнең үзәк мәчетендә икенче тапкыр уздырылучы Коръән фестивалендә катнашкан берничә мең дин кардәшебез күңелендә бу бәйрәмдә мөгаен: “Китапларның иң бөеге –Каләме Кадим,
Хак кануннарның анасы – Коръәни Хәким.
Изге тарихларның нуры – Каләми Газыйм,
Динебезне саклаучысы – Коръәни Кәрим!” дигән мәдхия тумый калмагандыр.
Вәсилә Рәхимова,
Мәскәү-Казан.