Коръән уку буенча татар мәкамнарын туплаган беренче диск чыкты

Бу – беренче чыгарылыш. Биредә казан татарларының Коръән уку традициясе яктыртыла. Киләчәктә башка төркемнәргә (мәсәлән, мишәр татарларына) багышланган компакт-дисклар чыгачак.

БӘЙЛЕ
2017 Май 24. Фото:tatar-inform.tatar

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова хәбәр иткән.

Татарстан Республикасының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге күпкырлы эш алып бара. Ислам дине белән бәйле музыкаль мирасны саклауга, аны өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Бу юнәлеш буенча нәтиҗәләрнең берсе буларак – күптән түгел дөнья күргән, татарларның Коръән уку традициясенә багышланган дискны атарга кирәк.

Эчтәлеген танылган музыка белгече-фольклорчы Эльмира Каюмова 2010-2016 елларда язып алган аутентик үрнәкләр тәшкил итә.

«Экспедицияләр Татарстанның 5 районына (Апас, Кукмара, Мамадыш, Саба, Тәтеш), Мари Эл Республикасына һәм Удмуртиягә оештырылган иде. Материал авылларда 1925–1960 елларда туган дин әһелләреннән (элек һәм хәзер мулла, абыстай вазифасын үтәүче кешеләрдән) һәм гади мөселманнардан тупланды. Аудиоҗыентыкка (ул mp3 форматында) барлыгы 30 мисал керде, шулардан: 29ы – музыкаль үрнәкләр, 1 – башкаручы белән әңгәмә. Дисктан тыш 12 битле китапчык (буклет) та бар. Анда аңлатмалар, фотолар бирелә. Хәзерге заманда (аеруча – яшь имамнар арасында) Коръән сүрәләрен гарәп стилендә башкару тарала башлады. Бу мәкамнарда һәм башкару рәвешендә дә сизелә. Әмма халык традициясенә күз салсак, өлкән буын вәкилләренең көйләре күпчелек пентатоникага корыла, анда җыр, бәет-мөнәҗәтләргә хас интонацияләр күренә. Мәкамы да, яңгырашы да – безнеңчә, татарча. Димәк, Коръәнне көйләп укыганда башкаручыларның музыкаль фикерләве халык музыкасы нигезендә булган. Нәкъ шундый мисаллар әлеге дискта урын алган да», – ди Эльмира Каюмова.

Бу – беренче чыгарылыш. Биредә казан татарларының Коръән уку традициясе яктыртыла. Киләчәктә башка төркемнәргә (мәсәлән, мишәр татарларына) багышланган компакт-дисклар чыгачагын да әйтте Э.Каюмова.

«Әлеге аудиоязмалар кыйммәтле һәм ышанычлы чыганак булып тора. Аларны фәнни эзләнүләр өчен генә түгел, мөселман уку йортларында (әйтик, мәдрәсәләрдә, Болгар ислам академиясендә, Россия ислам университетында) дәресләрдә кулланырга мөмкин. Татар музыкаль мәдәниятенең ислам катламы белән кызыксынучыларга да бу басма файдалы булыр дип өмет итәбез», – ди галимә.

Проектның җитәкчесе – Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова. Дизайнер – Камилә Каюмова. Звукорежиссеры – Артем Зайцев.

Мөршидә Кыямова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе