
Бүгенгә кадәр мөхтәсиб булып эшләгән “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтитенең соиаль эшләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов әлеге вазыйфага бердәнбер кандидат иде. Илдар хәзрәт соңгы берничә ел дәвамында имам-мөхтәсиб булып торды. Бу вакыт эчендә сизелерлек үзгәрешләр булды: мәчетләргә халык күбрәк йөри башлады, имамнарның бердәмлеге артты.
Имам-хатыйблар бер тавыштан Илдар хәзрәт Баязитовны алдагы 4 елга Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе вазыйфасына сайлап куйдылар. Билгеле булганча, “Ярдәм” мәчетендә Илдар хәзрәт җитәкчелегендә социаль юнәлештәге эш актив алып барыла. Халыкның аз якланган катламнары биредә ярдәм һәм терәк таба.
Имам-мөхтәсиб булып кабат сайлангач, Илдар хәзрәт, ышаныч күрсәткәннәре өчен, район имамнарына рәхмәт белдерде. Алга таба бергә, ярдәмләшеп эшләргә язсын, дип билгеләп үтте. Сораулар булганда, мөхтәсибәткә мөрәҗәгать итәргә чакырды. Алда Рамазан ае торуын, аның күркәм, җаваплы ай булуын әйтте. Бу айда күбрәк изгелекләр кылырга киңәш итте.
Җыелышта мөхтәсиб, баш имамнарның эше җиңел булмавы билгеләп үтелеп, “Бергәлектә – көч” дигән гыйбарәгә кайтып калынды. Чиратта – имам-хатыйблар сайлау.
Утырышта шулай ук мәчетләргә социаль юнәлештәге проектлар белән шөгыльләнү зарурлыгы ассызыклап үтелде. Зур күләмле проектлар турында сүз бармый: кое казумы ул, мәхәллә халкының ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүме – барысы да Аллаһ ризалыгы өчен эшләнә.
Римма Гатина.