Казанга халыкара җыенга килүчеләр "Ярдәм" мәчетендә һәм тернәкләндерү үзәгендә булды

“Ярдәм” мәчетендә һәм дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенә мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашкан кадерле кунаклар килде.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 20. Фото:yardem.ru

Кунаклар арасында Сирия Республикасының Вакфлар министры Мөхәммәд Әбд әс-Саттар әс-Сәйид, Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр Советы башлыгы Тәүфик Рамазан әл-Буты, профессор, Анкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Мәрмәрә университетының төрек-татар тарихы өлкәсе профессоры Исмәгыйль Тюркоглу, Дәмәшк университеты ректоры Мөхәммәд Хәсән әл-Курди, шулай ук Россиянең мөфтиләре һәм шәехләре, ТР Фәннәр академиясе галимнәре һәм башкалар бар иде.

Кунаклар, өйлә намазын укып, тәмле ашлар белән сыйланганнан соң, “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм милли-ислам хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныштылар. Алар биредә күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, коляскадагылар, култык таяклары белән йөрүчеләр һәм ДЦПлы диагнозлы кешеләрне тернәкләндерүнең нинди югары дәрәҗәдә алып барылуын күреп, бик тәэсирләнделәр. Алар хәйрия фондының дәүләт оешмалары башкарырга тиешле эшне алып баруы хөрмәткә лаек икәнлеген билгеләп үтте.

Экскурсия тәмамлаганда, кунаклар “Ярдәм” милли-ислам хәйрия фонды җитәкчелеген – Илдар хәзрәт Баязитовны һәм Илһам Исмәгыйлевкә, шулай ук тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага социаль хезмәтне үстерү өлкәсендә үзен аямыйча хезмәт итүе өчен рәхмәт белдерде. Ихтирам билгесе итеп фондка Шам илләре университетының "Мәҗмәгу әл-Фәтхи әл- Ислами" истәлек билгесен бүләк иттеләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе