Чарада Татарстанның һәм Россиянең танылган дин һәм фән эшлеклеләре катнашуы көтелә. Аерым алганда, җыенга Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Сафа Таҗетдинне, Мәскәү үзәк төбәге һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановны, шәех Габдеррәззак әс-Сагъдине көтәләр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, Нурлат районы һәм дини мөселман оешмалары җитәкчеләре, шулай ук Әхмәдзәки хәзрәтнең туганнары чыгыш ясаячак. Конференцияне Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрә.
Фәнни эзләнүләре белән мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Дагыстан ислам университеты тарих кафедрасы мөдире Мөрадулла хәзрәт Дадаев, БДБ илләре Институтының исламны өйрәнү бүлеге мөдире Илдар Сәфәргалиев, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды мөдире Марсель Әхмәтҗанов һәм Татарстанның мөселман уку йортлары мөгаллимнәре, җитәкчеләре бүлешәчәк.
Шул ук көнне конференциядә катнашучылар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның каберен зыярат кылачак.
Белешмә.1970-1990 елларда ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчетендә имам була, 1980 елдан – СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы.
Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин Татарстанның Нурлат районы (элеек Октябрь районы) Колбай-Мораса авылында дөньяга килә. Яшьли ятим кала. Матди хәлләре мөшкел булса да, әниләре Әхмәдзәкине укытырга ниятли. Ул атаклы Кизләү мәдрәсәсендә белем ала. Бик тә атаклы мәдрәсә була ул. Бөтен тирә-якның зиһенле яшьләре шунда шәкерт булу турында хыялланган.
Гыйлемгә хирыслыгы буенча аңа мәдрәсәдә тиңнәр булмый. Материалны авыр үзләштерүче балаларга өстәмә сабак бирүне мөгаллимнәре Әхмәдзәкигә йөкләгән. Шушы мәдрәсәдә үзе белән бергә укып, өстәмә сабак алган иптәшләрен Әхмәдзәкинең беренче шәкертләре дип әйтергә була. Бабам гомере буе гыйлем эстәүдән, сабак бирүдән туктамый. Нинди генә шартларда да намазын калдырмаска тырыша.
1964 елда улы Әдип Роза исемле кызга өйләнә. Никахны аларга Әхмәдзәки хәзрәт укый. оныгына Морад дигән исемне куша. Баланың исемен теркәгәндә ялгышмасыннар өчен, Морад дип кәгазьгә язып бирә. Исемне теркәүче олы гына татар хатыны: “Бу бик сирәк исем, аны балага гыйлемле кеше генә куша”, - дип әйтә.
Аның шәкертләре күп була. 1967 елда, өенә килеп, Тәлгат Таҗетдин дин сабагы ала башлый. Ике ел белем алганнан соң, ул Боһара шәһәренә китә. Алган белеме шул дәрәҗәдә тирән була ки, ул иң яхшы шәкертләрдән санала. 4 еллык курсны 2 елда үзләштергәннән соң, аны Каһирә шәһәренә җибәрәләр.
1973 елда Әхмәдзәки хәзрәт гаиләсе Голубятников урамындагы фатирга күченә. Бу фатирда хөрмәтле остаздан сабак алучылар саны арта. Иң беренчеләрдән булып Юныс хәзрәт белем ала башлый, шуннан соң Йосыф исемле энесе дә сабак алырга килә.
Пенсиягә чыккач, хәзрәтне Мәрҗани мәчетенә икенче имам итеп билгелиләр. Алар беренче имам Габделхәбир хәзрәт белән уртак тел табалар, бер-берсен олылап хезмәт итәләр. Вәгазь сөйләүдә Әхмәдзәки хәзрәткә тиңнәр булмый. Халыкның дингә омтылышын күреп шатлана: “Мин хәерче баласы идем, хәзер Казанда мәчеттә имам булдым”, - дип, сөенечен тыя алмыйча елый. “Картаям, хәлем юк”, - дип зарланучыларга: “Карагыз миңа, яшем туксанда, иеләм дә, бөгеләм дә, бер буыным да авыртмый. Намаз укыгыз” – дип, кырт кисә.
Аның шәкертләре санын төгәл итеп әйтү мөмкин түгел, чөнки ул гомере буе дәгъватта була, сабак бирә, вәгазь сөйли, динебезгә өнди. Вафат булыр алдыннан, азан әйтә, намазга баса, “Әлхәм”ен укып бетерә алмыйча, намазлыгына егыла, сөйләшә алмый башлый. Шул вакытта аларга Мәрҗани мәчетенең мөәзине Мөнир хәзрәт белән Госман хәзрәт Исхакый киләләр. Госман хәзрәт “Ясин” чыга.
Алар мәчеткә кайтып җитүгә, бабамның хәләл җефете Галия абыстай: “Әхмәдзәки хәзрәт үлде”, - дип хәбәр итә. Бу хәбәрне шәкерте Тәлгат хәзрәт Таҗетдинга да җиткерәләр. Бу вакытта ул Уфада мөселманнары җыены үткәрә торган була. “Миннән башка җирләмәгез”, - дип, кат-кат шылтыратып тора. Вакыты аз, кайтып өлгерә алмас, дип, өйләдән соң Госман хәзрәт Исхакый бабама женаза намазын укый. Зиратка алып китәргә җыенганда, аэропорттан автобус белән Тәлгат хәзрәт мөселман кардәшләре белән килеп җитә. Тәлгат хәзрәт остазына үзе женаза намазын кабат укый. Аны хәләл җефете Зәйнәп абыстай янәшәсендә Яңа Татар бистәсе каберстанына җирлиләр.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.