Яшь тарихчы бик күп мәгълүмат туплаган. “Мин аларны башта - районнарга, район эчендә авылларга бүлдем. Аннары, мәчетләр ябылу турындагы мәгълүматны кулланып, алфавит тәртибендә совет чорында булган муллалар исемлеген төзи башладым”, - диде ул. Узган елның ноябрь башында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ярдәм” мәчетендә рухи остазларны искә алуга багышланган чарада имамнарыбызны хәтергә алу өчен бер исемлек булдыру турында әйтеп киткән иде. “Бу планнар минеке белән туры килде”, - дип белдерде И.Миңнуллин.
И.Миңнуллин кандидатлык диссертациясен “Татарстанда 1920-30 нчы елларда совет дәүләтенең мөселман дин әһелләренә карата алып барган сәясәте” дигән темага яклаган. Аның шулай ук «Мусульманское духовенство Татарстана в условиях политических репрессий 1920–1930-х гг.”, “Мусульманское духовенство и власть в Татарстане (1920–1930-е гг.) дигән монографияләре бар.
Инкыйлабка кадәр Татарстанда 2000 ләп мәчет, 4 меңләп имам һәм мөәзин булган
“2017 елда без инкыйлаб вакыйгаларының 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлбәттә, күп кенә институтлар, фәнни учреждениеләр чаралар уздырачак. Шул исәптән совет елларында эшләгән дин әһелләре һәм дини берләшмәләр тарихын яңадан карау буенча да”, - дип сөйләп үтте Илнур Миңнуллин. Ул өйрәнгән 20-40 нчы еллар динсезлек нык таралган чор була.
“Әгәр дә инкыйлабка кадәр Татарстанда 2000 ләп мәчет, 4 меңләп имам һәм мөәзин булса, аннан соң бөтен мәчетләрне диярлек ябып бетергәннәр. Меңләгән имамнар репрессияләнгән. Репрессиянең ике дулкыны була: беренчесе - гражданнар сугышы елларында, 30 нчы еллар ахырында - репрессияләрнең азган чоры.
Сугыштан соң мәчетләрне ачарга рөхсәт бирелгәч, Татарстан буенча нибары 16 мәчетне ачалар. Аның берсе Казанда була. Без атеизм елларында (20-30 нчы елларда) эшләүчеләр, мәчетләрне кемнәр ябуга каршы көрәшкәнлеге турында бик аз беләбез. Кемнәр дин өлкәсендә канунсызлыкка каршы көрәшкән – монысын да белмибез. Без алар турында да ничек тә булса мәгълүмат җыярга тиеш. Китаплар язарга, тарихны торгызырга”, - дип саный яшь галим.
Мәчетне ябу турында материал – ул бик мөһим документ
“Архивларда утырып, үзегез өчен нинди яңа исемнәр ачтыгыз?” дигән сорауга И.Миңнуллин: “Алар бик күп инде. Менә мин 2 меңләп мәчет дип әйтеп киттем. Аларның һәрберсен диярлек ябу турында материал бар. Республиканың Милли архивында бөтен материаллар сакланган. Билгеле: күп мәчетләр бернинди карарларсыз гына ябылган. Ябуның күп баскычлы системасы булган. Башта мәчетне - гражданнаның гомуми җыелышы, аннан соң – район, республиканың Үзәк башкарма комитеты (ЦИК) яба. Бернинди карарсыз ябылган мәчетләргә милли архивта материал булмаска да мөмкин. Мәчетне ябу турында материал – ул бик мөһим документ. Алар, беренчедән, ябылган мәчетләрнең санын ачыкларга мөмкинлек бирә. Кайсыларын рәсми рәвештә, кайсыларын болай гына япканнар. Ябу турында материалларда имамнар һәм мөәзиннәр яки мөтәввәлият әгъзалары турында мәгълүмат бар. Аспирант булган елларда мин шундый 10 меңләгән эшне җыйдым”, - диде И. Миңнуллин.
P.S.: Казандагы "Ярдәм" мәчете урнашкан урында да XX гасыр башында агач мәчет торган. Ул 1899 елда сәүдәгәр Әхмәтгали Рәфыйков акчасына төзелгән. Аны "Дары бистәсенең Икенче җәмигъ мәчете" дип йөрткәннәр. Бу мәчеттә күбесенчә Дары заводы эшчеләре гыйбадәт кылган. Икенче җәмигъ мәчете 1929 елда ябыла, 1988 елда сүтелә. Кызганычка каршы, рәсеме сакланмаган.
Римма Гатина.