
Быел Татарстанда тарихи вакыйга – Болгар ислам академиясен ачу көтелә. Халыкара конференция әлеге дини гыйлем үзәген булдыруга әзерлек чараларның берсе булып тора.
Халыкара конференциядә күп сандагы мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә. Алар арасында чит ил дин белгечләре дә бар: Сүрия Республикасы Вакф министры Мөхәммәд Әбд әс-Саттар әс-Сәйд, Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр Шурасы җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Буты, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди, Анкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Мәрмәр университеты профессоры Исмәгыйль Төрекуглы һәм башкалар.
Җыенда шулай ук Россия шәехләре, мөфтиләре, Чечня, Дагыстан, Крым мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре катнаша.
Ике көнгә исәпләнгән конференция кысаларында Россиянең элекеге һәм бүгенге заман дин белгечләренең дини-рухи мирасы хакында чыгышлар ясалачак. Шулай ук Казанның тарихи мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә булу, Г.Баруди каберен зиярат кылу көтелә.
Конференцияне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ислам фәненә, мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгында уздыра, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.