Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Баруди, Мәрҗани, Рәмзи, Курсави, Утыз-Имәни - татар халкының каһарманнары"

Бүген Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 17. Фото:dumrt.ru

Конференциянең пленар утырышы Коръән укудан башланды.

Пленар утырышны Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.

Татарстан мөфтие үзенең чыгышында милләтебезне саклауда диннең роле турында сөйләде. Халкыбызны кайгыртуда, мөселманнарның үсешкә ирешүендә Галимҗан Баруди кебек татар дин галимнәренең өлеше зур булуны ассызыклады.

“Галимҗан Баруди тормышы - Россия мөселман өммәтен саклау һәм Татар халкының алгарышы өчен көрәш мисалы. Галимҗан хәзрәт үзенең мәгариф һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген каршылыклы тарихи елларда алып барган. Бу чорда Россиядә өч инкыйлаб була: хәрби интервенция, гражданнар сугышы, ачлык еллары һәм атеизм-коммунизм идеологиясе таралу. Әлеге катлаулы заманда мөселман гыйлем ияләре татар халкы өчен бер маяк булалар, халыкны адашудан саклыйлар. 1882 елда Барудиның әтисе мәчет, мәдрәсә салдыра. Рәсми документларда “Галиев мәдрәсәсе” дип аталган “Мөхәммәдия” Россия империясенең иң данлыклы уку йортына әверелә.

Бүген дә татар халкының 100-150 ел элекеге кебек гыйлемгә һәм алдынгы уку йортларына ихтыяҗы бар. Шуның өчен нәзарәт тарафыннан дәүләт ярдәмендә гыйлемгә бәйле зур проектлар тормышка ашырыла. Бүгенге көндә исә иң беренче зур эш булып, Болгар ислам академиясен оештыру һәм ачу мәсьәләсе тора. Һәр буын үзеннән соң әхлаклы, гыйлемле һәм динле, тарихны, телне белгән, бабалары гореф-гадәтләрен аңлаган буын калдырырга бурычлы. Галимҗан Баруди үзенең хезмәтләрендә “Картлар да, яшьләр дә динне кайгыртсыннар, әхлак турында онытмасыннар”- дигән. Үзе чыгарган “Дин вә әдәб” журналында язган: «Кеше теләсә кайсы урында, теләсә кайсы вакытта укый ала. Кирәкле белем алыр өчен тәүлеккә 1-2 сәгать уку да җитә... Акыллы кеше яхшы остазда берничә сәгатьтә бик күп файдалы гыйлем ала ала...”

Минем уйлавымча, ислам татар халкын күтәрә, юкка чыгудан саклый, безнең мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез башында ислам тора. Без бу хакта онытмаска тиеш. Татар халкының каһарманнары , чын геройлары - Баруди, Мәрҗани, Рәмзи, Курсави, Утыз-Имәни һәм башка галимнәребез. Без аларны өйрәнергә, зурларга, гыйлем чыганагы итеп күрергә, хөрмәтләргә тиеш. Алар мирасында Россиянең бөтен өммәте өчен мөһим, кирәкле белем сакланган”, - диде Камил хәзрәт. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе