Казанда “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уза

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 17-18 февральдә Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан, “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Быел Татарстанда тарихи вакыйга – Болгар ислам академиясен ачу көтелә. Халыкара конференция әлеге дини гыйлем үзәген булдыруга әзерлек чараларның берсе булып тора.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 16. Фото:dumrt.ru

Халыкара конференциядә күп сандагы мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә. Алар арасында чит ил дин белгечләре дә бар: Сүрия Республикасы вакыф министры Мөхәммәд Әбд әс-Саттар әс-Сәйд, Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр шурасы җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Буты, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди, Анкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Мәрмәр университеты профессоры Исмәгыйль Төрекуглы һәм башкалар.

Шулай ук Россия шәехләре, мөфтиләре, Чечня, Дагыстан, Крым диния нәзарәтләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре катнаша.

Ике көнлек конференция кысаларында Россиянең элекеге һәм бүгенге заман дин белгечләренең дини-рухи мирасы хакында чыгышлар ясалачак. Шулай ук Казанның тарихи мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә булу, Г.Баруди каберен зиярат кылу көтелә.

Конференцияне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе Ислам фәненә, мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгында уздыра.

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.

1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, Галиев мәчете мәхәлләсенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә гыйлем иясе булып танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый, дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә. ХХ гасыр башында "Мөхәммәдия"дә 500 кеше укыган, 20 мөгаллим укыткан. Бу мәдрәсәдә язучылар Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Мәҗит Гафури, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Г.Ногайбәк, Г.Шәрәф, Г.Гобәйдулин, С.Вахиди, Г.Мостафин, артистлар З.Солтанов, Габдрахман һәм Габдулла Камал, дипломатлар И.Әмирхан, Х.Биккенин, композитор Солтан Габәши, рәссам Бакый Урманчелар белем алган.

Казанда 1906-1908 һәм 1913-1917 елларда чыккан «Әд-дин вәл-әдәп» журналы («Дин вә әдәп») татар дини-әхлакый, гыйльми-әдәби һәм сәяси журнал нашире һәм баш мөхәрире була.

1917 елда мөфти булып сайлана.

Галиев (Баруди) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы (1857-1921) Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе