
Фильмны әзерләү белән нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров шөгыльләнә. Төшерү төркеме Казаннан тыш, Мәскәү һәм Уфа шәһәрләренә барып, материал җыярга ниятли. "Күптән түгел генә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салиховтан интервью алдык. Ул безгә Барудиның мөселман мәгарифе системасы үсешенә керткән роле хакында кызыклы итеп сөйләде", - дип белдерде Нияз хәзрәт.
Әлеге документаль фильм 17-18 февральдә Галимҗан Барудига багышланган халыкара конференция кысаларында тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.

Галимҗан Әл-Баруди (Галимҗан бине Мөхәммәдҗан бине Бинеямин бине Гали бине Колмөхәммәд) 1857 елның 2 февралендә Казан губернасы Казан өязе Чуашиле авылында (Биектау районы) туган. 1861 елда атасы Мөхәммәдҗан гаиләсе белән Казанга күчеп килгән һәм Галимҗан 1862 елда Казанның икенче мәхәллә мәдрәсәсенә укырга кергән. Анда 4 ел укып, программада каралган барлык каитапларны тәмам итә, аннары сарыф (морфология), голуме гарәбия (гарәпчә гыйлемнәр) һәм гомуми кулланылышта булган барлык китаплардан дәрес ала.
Сәләте зур булу сәбәпле, хәлфә сыйфатында үзе алган гыйлемнәрдән шәкертләргә сабак бирә.1875 елда Бохарага юл тота. Анда 7 ел яши, күп кенә дәресләрне үзләштерә һәм аның өстенә тәфсир, хәдис, алгебра, геометрия, тыййб (дәвачылык) һәм табигыять дәресләреннән белем ала. 1882 елда Казанга кайтып, 5 нче мәчеттә имамлык һәм дәрес бирү өчен указ ала. Шул көннән башлап ул мәдрәсә бинасы салу һәм дәрес бирү эшенә керешә. Атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә нигез сала, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.