
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Казанда ел саен корбанга 10 мең сарык чалынуы турында әйтте. “Быел корбан чалу өчен 17 урын билгеләнде. Алар СанПиН таләпләренә туры китереп эшләнелде. Ел саен шушы чалынган 10 мең корбанлыкның тиреләрен кая итәргә дигән мәсьәлә килеп баса иде. Алар бит чүп шикелле калып, исраф булырга тиеш түгел. Ул гөнаһ. Быел Алланың рәхмәте белән бер оешма бөтен тиреләрне җыеп алып китәрмен дип вәгъдә итте. Без шуңа бик өметләнәбез. Алар алып китеп эшкәртсә, бик әйбәт булыр иде. Корбан чалучыларга да гөнаһы булмас иде", - диде ул.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итүенчә, корбан чалудан калган калдыкларны Алабуганың “Сария” оешмасы җыячак. “Узган елны да алар белән эшләгән идек. Әлеге оешма, бөтен каннарын, пычракларын, эчәкләрен җыештырып, Алабугадагы заводларында эшкәртәчәк. Быел менә шундый яңа тәртипләр кертелде. Һәр нәрсә Диния нәзарәте, мэрия тарафыннан, президент вәкиләте тарафыннан халкыбызга җиңелрәк, дөресрәк булсын дип эшләнелә." Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.