Казанда Коръәнне татар мәкаме белән укучылар бүләкләнде

"Мөфти хәзрәтебез әйткәнчә, бездә һәрвакыт Коръәнне саклаучылар – Коръән-хафизлар булган. Басма Коръәнне дөньяга танытучылар да - татарлар. Безгә, Изге Китапның әһәмиятен, дәрәҗәсен аңлап, аны өйрәнүне дәвам итү мөһим. Яшьләребезгә дә шуны теләп калабыз”, - диде мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән “Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы” номинациясендә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 15. Фото:tatar-inform.tatar

14 ноябрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Илаһи моң" рухи мирасыбыз ядкарьләре фестивале уздырылды.

Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Хәзрәт барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде.

“Мөфти хәзрәтебез әйткәнчә, бездә һәрвакыт Коръәнне саклаучылар – Коръән-хафизлар булган. Басма Коръәнне дөньяга танытучылар да - татарлар. Безгә, Изге Китапның әһәмиятен, дәрәҗәсен аңлап, аны өйрәнүне дәвам итү мөһим. Яшьләребезгә дә шуны теләп калабыз”, - диде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән “Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы” номинациясендә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук фестивальдә мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты. Ул "Көйләп китап уку" номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Фестивальне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү ресурс үзәге, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәрде.

Катнашучылар өч төп номинациядә ярышты: “Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы”, “Халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару: мөнәҗәтләр, бәетләр” һәм “Әдәби мирас әсәрләрен башкару: “Кыйссаи Йосыф”, “Бәдавам”, “Бабахан дастаны” һ.б.”

“Илаһи моң” фестивале нәтиҗәләре

Быелгы конкурска төрле өлкәләрдән йөз иллеләп аудио-видео язмалар килде. Шулардан кырык башкаручы финалга узды.

Финал нәтиҗәләре:

Татар мәкаме белән Корьән номинациясендә җиңүчеләр:

Өлкәннәр арасында:

3 урын – Хафизова Илһамия

2 урын – Хәсәншина Зәйнәп (Түбән Кама)

1 урын – Нәфыйгыйнә Әминә (Тәтеш)

Балалар арасында:

3 урын – Әүхәдиев Габдрахман

3 урын – Яһудин Илназ

2 урын – Фралова Лилия

1 урын - Хаҗиев Илзам

Көйләп китап уку номинациясендә җиңүчеләр:

Өлкәннәр арасында:

2 урын – Миначева Рәйнә (Чупрәле)

1 урын - Гыйзәтуллина Гөлсылу (Мамадыш)

Балалар арасында:

1 урын – Вәлиуллина Лилия (Нурлат)

Ансамбльләр

1 нче урын – “Кояш” ансамбле, Киров өлкәсе, Нократ Аланы шәһәре.

Халык авыз иҗаты номинациясендә җиңүчеләр:

Өлкәннәр арасында:

2 урын – Насыйбуллина Гөлинә (Чүпрәле)

1 урын – Нәрмиева Мәдинә (Кукмара)

Балалар арасында:

3 урын – Нәбиева Зилә (Балтач)

2 урын- Аитова Ләйсән (Осиново бистәсе)

1 урын – Фәйзуллина Әлинә (Саба)

Ансамбльләр:

2 урын – “Тургаем” ансамбле. Пермь өлкәсе Чернушка районыннан килгән. Алар үз төбәкләрендә Сулмаш авылында чыккан мөнәҗәтне башкардылар

1 урын – Рамазановлар. Гаилә ансамбле. Төмән өлкәсе Янтык авылы.

Балалар арасында:

1 урын – “ Ак калфак” балалар ансамбле.

Моннан тыш матур чыгыш ясаучылар:

Габдерәхим Утыз Имәни. Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр. Мәликә Мотыйгуллина башкаруында.

Мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе